Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2017

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Без фәрештәләрнең барлыгына ышанырга тиеш"

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «События» интернет-газетасында үзенең шәхси блогын алып баруын дәвам иттерә. Биредә мөфти хәзрәтләре ислам дине нигезләре белән таныштыра һәм рухи кыйммәтләрне аңларга ярдәм итә.

Үзенең «Исламда фәрештәләр» («Ангелы в исламе») дигән мәкаләсендә Камил хәзрәт иманның икенче баганасы булган фәрештәләр хакында яза. «Фәрештәләр нурдан барлыкка китерелгән. Алар ару-талуны белми, кешеләрдән аермалы буларак, беркайчан гөнаһ кылмый һәм Аллаһының кушканнарын һәрвакыт тиешенчә үти. Алар бик күп, шуңа күрә төгәл санын беркем дә әйтә алмый. Без фәрештәләрне күрмибез дә, ишетмибез дә, ләкин без аларның барлыгына ышанырга тиеш», - дип яза мөфти.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»