Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
09.10.2017

Кариев театры юбилей сезонын ача

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа 30 нчы юбилей сезонын 12 нче октябрьдә ачарга җыена. Яңа театр сезоны Ркаил Зәйдулланың «Артист» пьесасы буенча куелган спектакль белән «Әкият» балалар үзәге сәхнәсендә ачыла.

Сезон ачылу тантанасына театр ветераннары һәм театр хезмәткәрләренең 1 нче сыйныфка кергән ул-кызларының беренче укытучылар чакырулы, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Мәгълүмат өчен. Кариев театры спектакльләрен вакытлыча «Әкият» балалар үзәге сәхнәсендә куя. Театрның кайчан яңа бинага күченәчәге әлегә төгәл билгеле түгел.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций