Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.07.2017

“Касперский лабораториясе” кулланышка түләүсез антивирус чыгаруы турында хәбәр итте

«Касперский лабораториясе» дөнья күләмендә түләүсез Kaspersky Free антивирусын кулланышка чыгаруы турында хәбәр итте. Бу хакта, компаниянең генераль директоры Евгений Касперский белдерүенә сылтама белән, «РИА Новости» хәбәр итә.

«Бик әйбәт яңалык бар — без дөнья күләмендә түләүсез Kaspersky Free антивирусын кулланышка кертү турында белдерәбез! Аннан барлык теләгән кеше түләүсез файдалана ала», — диелгән җитәкченең белдерүендә.

Түләүсез антивирусны әзерләүгә ел ярым вакыт киткән, һәм ул түләүле антивируслар белән көндәшлек итми. Белдерүдә әйтелгәнчә, барлык кулланучыларның да вируслардан премиум-класс дәрәҗәсендәге саклану чарасын сатып алырга ике мең сум акчасы юк. Андый кешеләр ялган саклагыч куярга мәҗбүр. Kaspersky Free антивирусы барлык кулланучыларны сыйфатлы саклагыч белән тәэмин итәчәк.

Узган ел ул сынап карау — пилот режимында Россия — Украина — Белоруссия төбәкләрендә, Кытайда, шулай ук «Нордикста» (бу — Дания, Норвегия, Швеция, Финляндия дигән сүз) яхшы эшләп киткән. Июльдә - АКШ, Канада һәм Азия-Тын океан төбәкләре, Казахстанны да кертеп, Kaspersky Freeның беренче кулланучылары булачак. Сентябрьдә - Һиндстан, Гонконг, Якын Көнчыгыш, Африка, Төркия һәм Латин Америкасы булуы көтелә. Октябрьдә - Европа, Япония һәм Көньяк Корея алар рәтенә басачак. Ел ахырына кадәр компания мөмкин булган барлык илләрне антивируслы итәргә ниятли.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера