Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
26.10.2017

Казахстан Президенты латин графикасына күчү турында указ әзерләргә кушкан

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев латин графикасына нигезләнгән казах алфавиты проектын раслау турында указ әзерләүне йөкләгән. Тиешле белдерүне ул пәнҗешәмбе көнне президент хакимияте җитәкчесе Аделбәк Җаксәбәк белән очрашуда җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Назарбаев казах алфавитының соңгы варианты проектын фикерләшү актив характер алуын һәм җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау булуын билгеләп үткән.

«Кичекмәстән латин графикасында казах алфавиты проектын раслау турында указ бастырып чыгарырга кирәк. Комиссия үз эшен төгәлләде, соңгы вариант басылып чыкты. Галимнәр, телчеләр, сәясәтчеләр, яшьләр, Казахстан халкы Ассамблеясы вәкилләре арасында консенсус бар. Гомумән алганда, җәмгыять хуплый», — дип җиткергән президент.

Дәүләт башлыгы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, ул игътибарны дәүләт телен латинга этаплап һәм системалы күчерүнең мөһимлегенә басым ясаган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии