Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2017

Казахстан театр сәнгате үсешендә зур адым ясады – Нияз Игъламов

Төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестиваленә катнашу өчен, Казахстаннан оештыру комитетына 17 заявка кергән, әмма, программадан күренгәнчә, фестивальне оештыручылар казах театрлары башкаруында Шекспирны һәм Чеховны сайлап алганнар. "Нәүрүз" фестиваленең матбугат үзәгендә Казахстан театрлары вәкилләре белән узган матбугат конференциясендә казах театрларының үсеш тенденцияләре һәм проблемалары турында сүз кузгатылды.

Төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестиваленә Казахстан Республикасыннан өч театр - К.Куанышбаев исемендәге казах дәүләт музыкаль-драма театры (Астана), «Дарига-ай» Яшьләр театры (Семей) һәм Алма-Ата дәүләт курчак театры катнаша. Казах дәүләт музыкаль-драма театры А.П.Чехов пьесасы буенча Сергей Потапов куйган “Чия бакчасын” алып килсә, Яшьләр театры яшь режиссер Динә Жумабаева куйган “Ричард III”не күрсәтте.

Матбугат чарасында К.Куанышбаев исемендәге казах Дәүләт музыкаль-драма театры режиссеры Алимбек Оразбеков, артистлар Шах-Мурат Ордабаев, "Дарига-ай" яшьләр театрыннан Амангельды Бахтинов һәм Динә Жумабаева катнашты. Ә модератор ролендә Казахстан театрлары белән яхшы таныш театр белгече, фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов иде. Ул театрларның притчалар һәм Чыңгыз Айтматовны гына куюыннан туктап, театр сәнгате үсешендә зур адым ясавын билгеләп үтте, заманча драматургия һәм театр рәссамнары җитешмәү проблемасының күзгә бәрелеп торуын әйтте.

Кунаклар фестивальнең яңа спектакльләр кую өчен этәргеч бирүен, төрки театрлар өчен танышу-аралашу мәйданы булуын билгеләп уздылар.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елда Төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивале Казахстан театр сәнгатенә багышланган иде.

Бүген Казахстанның тагын бер театр коллективы - Алма-Ата дәүләт курчак театры “Алтын кеше “ эпик спектаклен тәкъдим итә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20