Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.07.2015

Казан артистларына Татарстанны бөтен дөньяга таныту мөмкинлеге бирелде – Илсур Метшин

 Кичә кич Казанның “Татнефть-арена” стадионында FINAның спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу тантанасының һәм “Пилигрим” тамашасының генераль репетициясе үтте. Казан мэры Илсур Метшин һәм чемпионатның ачылу, ябылу тантаналары сценарие авторы Игорь Крутой, репетиция башланганчы , тамашада катнашучы артистлар белән очраштылар.

Чемпионатны ачу тантанасында һәм режиссеры Игорь Крутой булган һәм аның җитәкчелегендәге иҗади төркем тарафыннан эшләнгән, режиссер-сәхнәгә куючысы Алексей Сеченов булган “Пилигрим” тамашасында 200дән артык балет, цирк артистлары, бию төркемнәре, синхрон йөзү осталары, шулай ук Татарстанның күренекле җырчылары катнаша.

Илсур Метшин артистлардан сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлану хисләре кичерүләре һәм бай эчтәлекле программаны бәйрәм кунакларына тәкъдим итәргә әзерлекләре белән кызыксынды. Очрашу барышында шунысы мәгълүм булды: тамашада катнашучыларның күбесе дөньякүләм чараларда, шул исәптән 2013 елда Казанда узган Универсиаданы ачу тантанасында, катнашып, тәҗрибә туплаган артистлар иде. “Сез бер зур, берләшкән командада эшлисез. Бу сезнең эштә бик мөһим. Бергәләп эшләү старт алдыннан булган куркуларны юкка чыгарырга мөмкинлек бирә. Универсиада безнең өчен чын мәгънәсендә мәдәни шок булды. Без ул вакытта мәдәни куәтебезне, байлыгыбызны бөтен дөньяга күрсәтә алырбызмы дип борчылган идек. Хәзерге вакытта бездә борчылу хисе юк. Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан бездә шатлык хисләре генә”,- диде мэр.

“Кемнәр белми – бу Игорь Крутой”, - дип шаярып тәкъдим итте артистларга шәһәр башлыгы. Халык артисты да шаярудан читтә калмыйча:“Ә бу исә иң матур шәһәрнең мэры”, -диде.

Игорь Крутой мондый бай эчтәлекле, ачык төсләргә күмелгән бәйрәм тамашасының казанлылар тормышын тагын да баетып җибәрәчәген һәм башкала кунаклары күңелендә тирән тәэсирләр калдырачагын әйтеп үтте. “Мин барлык гамәлләрнең дә Универсиададагыча уңышлы һәм яхшы үтүен телим. Универсиада Казан өчен зур вакыйга булды. Ул Татарстан башкаласын бөтен дөньяга танытты. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты шәһәр тормышына һәм республикага яңа, уңай үзгәрешләр алып килер дип өметләнәм”, - диде халык артисты.

Тамашага җәлеп ителгән артистлар арасында Татарстанның күренекле җырчылары – Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина һәм Динә Гарипова да бар. Чарага килгән кунакларга алар башкаруында җырлар тәкъдим ителә. Җырчылар дөньякүләм дәрәҗәдәге вакыйгага катнашырга мөмкинлек булдырганнары өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр.

“Чемпионат ачылу тантанасы “Оскар”га тиң вакыйга дип әйтер идем. Әлеге тамашада катнашу - минем өчен бик зур дәрәҗә. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрергә әзер булган республикабыз өчен горурланам. Бу бик җаваплы чара, безне бөтен дөнья күрәчәк. Барысы да 100 процент уңышлы үтәчәк. Мин моңа ышанам. Универсиада вакытында республика мондый зур чараларны үткәрергә әзер икәнен раслады. Тамашачы “Пилигрим”нан “ах” итәчәк”, - дип фикере белән уртаклашты Эльмира Кәлимуллина.

Динә Гарипова исә ачылу тантанасы һәм “Пилигрим” тамашасының тирән мәгънәгә ия булган матур тарихны сөйләп биргәнлеген билгеләп үтте. “Бу искиткеч тамаша. Әлеге бәйрәмнең бер бөртеге булу - минем өчен зур дәрәҗә. Безнең җырыбыз бик хисле, тәкъдим итәсе номер исә тамашачылар күңелендә уелып калачак бер тарих. Әлеге номерга бик күп кешеләрнең хезмәте кергән”, - дип сөйләде җырчы.

Илсур Метшин артистларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде. “Шәһәребездә мондый талантлар яшәү миндә горурлык хисләре уята. Сезгә Казанны бөтен дөньяга таныту мөмкинлеге бирелде. Мин Сезнең белән горурланам”,- дип ассызыклады мэр.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: тирәнлеге 5 см алып 3 м кадәр булган күптөрле бассейннар каскады спектакльнең төп декорациясе булып тора. Күләме 150 куб.м судан торган тирән бассейнда синхрон йөзү осталары эшләсә, һава киңлекләрендә цирк артистлары, сәхнәдә исә балет артистлары чыгыш ясаячак. Күренешләр тамашаның эчтәлеген тагын да баетып, ачык төсләргә күмеп, төрле киңлекләрне колачлый.

Искәртеп үтик: спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты ачылу тантанасының “Пилигрим” тамашасы казанлылар һәм башкала кунаклары өчен “Татнефть-арена” стадионында 26 июльдән 2 авгутка кадәр махсус кабатлап күрсәтеләчәк. “Пилигрим” тамашасының ачылу тантанасыннан төп аермасы шунда: флаг күтәреп чыгу өлеше һәм сәламләү сүзләре булмаячак.

Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте бәян итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20