Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.07.2015

Казан белән Астананы туры авиарейс бәйли

Казан белән Астананы туры авиарейс бәйли “Казан” халыкара аэропортында "SCAT" авиакомпаниясенең яңа даими «Казань – Астана» авиарейсы ачылышы узды. Бүген ТР башкаласы аэропортына Астанадан беренче самолет төште.

Яңа рейс ачылышында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы консулы Темирлан Аймагамбетов, Казакъстан Республикасының РФ дәге сәүдә вәкиле урынбасары Еркен Жакатаев, шулай ук "SCAT" авиакомпаниясен үстерү буенча вице-президент Дәүләт Хәмзин катнашты.

Яңа маршрут буенча рейслар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе башкарылачак. Рейслар 118 пассажир сыешлы "Boeing 737-800" самолетларында гамәлгә ашырылачак. Самолет 11.20 сәгатьтә кузгала, очу вакыты - 2 сәгать 15 минут. Билет бәясе 6 мең сумнан башлана.

Ленар Сафин журналистларга белдергәнчә, туры рейслар республикалар арасындагы икътисадый элемтәләр үсешенә этәргеч булачак. Аның сүзләренә караганда, беренче этапта рейслар 100 процент тулы булмаячак: бүген Казанга беренче рейс белән 58 пассажир килде, 27 кеше кире китә. Министр, күпмедер вакыттан самолеттагы урыннар өчен билетлар тулысынча сатып алыначак, дип белдерде.

Темирлан Аймагамбетов яңа рейс ачылышын мөһим һәм истәлекле вакыйга, дип белдерде. Казан белән Астана арасында “бик җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, алар сәяси һәм икътисади өлкәләрдә нәтиҗәле сөйләшүләр өчен нигез булып тора, диде ул. “Мин Казакъстан белән Татарстан арасында озак вакытларга сузылган элемтә бар, безне тарих бәйли дип ассызыклыйсым килә”, - диде Аймагамбетов.

Үз чиратында, Еркен Жакатаев яңа рейс Казакъстан белән Татарстан арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерүгә этәргеч булачагын белдерде.

Дәүләт Хәмзин бу юнәлештә рейслар саны даими артачагына өмет баглады. Агымдагы ел җәендә уртача 60-70 пассажир бу хезмәттән файдаланачак. “Бу тенденция кышкы сезонда да сакланыр дип өметләнәбез”, - диде Хәмзин. Киләсе елда рейслар санын арттыру планлаштырыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20