Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2015

Казан кинотеатрларында “А зори здесь тихие...” фильмы күрсәтелә башлый

30 апрельдән Казан кинотеатрларында Борис Васильев повесте буенча төшерелгән “А зори здесь тихие...” фильмы прокатка чыга. Бүген кинокартинаны журналистларга күрсәтелде һәм фильмның режиссеры, продюссерларының һәм сценарий авторларының берсе Ренат Дәүләтъяров һәм Женя Комелькова ролен башкаручы Евгения Малахова катнашында матбугат конференциясе булды.

Әлеге повесть буенча фильм беренче тапкыр 1972 елда төшерелгән. Анда төп вакыйгалар 1942 елда тимер юл аерылышында совет гаскәрләре тылында бара. Фин сугышы ветераны, элеккеге разведчик старшина Федот Васков җитәкчелегендәге (фильмда бу рольне Петр Федоров уйный) зенитчылар взводына әле күптән түгел генә мәктәпне тәмамлап, үзләре теләп сугышка киткән кызларны җибәрәләр. Рита Осятина (Анастасия Микульчина) төннәрен качып, яшь ярымлык улы янына шәһәргә баргалый. Бер баруында ул урманда 2 немец солдатына тап була һәм бу хакта старшинага кайтып әйтә. Старшина, үзе белән Рита һәм тагын 4 кызны: Галя Четвертак (Кристина Асмус), Соня Гурвич (Агния Кузнецова), Женя Комелькова (Евгения Малахова), Лиза Бричкинаны (Софья Лебедева) алып, дошманга каршы — диверсантларны кулга алырга һәм Киров тимер юлын алар кулына бирмәскә дип урманга чыгып китә. Әмма кызларның берсе генә дә исән кала алмый. Төрле язмышлы, төрле юллар белән сугышка килеп кергән, әмма максатлары бер — фашистларга каршы көрәшү һәм якыннары өчен үч алу теләге белән янган бу кызларның бишесе дә вакыйгалар барган Карелия урманнарында ятып кала...

 

Фильмның режиссеры сүзләренчә, кинокартина бик кыска срокларда төшерелгән. Узган елның 10 маенда әле рольләргә артистлар да сайланып бетмәгән булган. Шуңа да карамастан, “А зори здесь тихие...”ны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына өлгертергә дип тырышканнар.

Төшерү процессы Карелиядә барган. Евгения Малахова сүзләренчә, иң авыры автоматлар тотып, көнгә берничә сәгать тауларда, урман эчендә йөрү булган. “Женяның холкы һәм табигате минеке белән тәңгәл килә. Шуңа да миңа уйнавы бик авыр булды дип әйтә алмыйм, әмма мин җиңелрәк булыр дип күз алдыма китергән идем. Мондый бөек тарихка кагылуым, бөек повестьта шундый роль башкаруыма бик шатмын”, - диде Евгения Малахова журналистлар сорауларына җавап биргәндә.

Ренат Дәүләтъяров кинокартинаны төшерергә куркмыйча алынуын, әмма ныклы җаваплылык тоюын белдерде. “Мин фильмны төшерергә алынганда, хәтта әти-әнием дә, син нишлисең, дип борчылды. Мин моңа кадәр төшергән фильмны кабатларга омтылмадым. Баксаң, “А зори здесь тихие..” повесте хакында да, әлеге фильм хакында да 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең шактые белми икән. Минем яшьләрне тәрбиялисем килмәде. Бу — режиссер өчен бик әйбәт әдәби материал. Фильм төшерү өчен сугышта, экстремаль шартларда кешенең үз-үзен тотышыннан да тетрәндергечрәк материал булырга да мөмкин түгел, бигрәк тә сүз хатын-кызларның сугышта катнашуы хакында барганда ”, - ди фильм режиссеры.

Фильм, повесть кебек үк ватанпәрвәрлек һәм Ватанга булган мәхәббәт, тугрылыкны чагылдыра. Мисал өчен, Федот Васков һәм Ританың үлеме алдыннан булган әңгәмәне генә алыйк. Федот үзен гаепле дип саный һәм 5 яшь кызларның ниндидер 16 фашист аркасында гомерләрен өзүен, тимер юлны саклап калу өчен аларны үлемгә алып баруы өчен үз-үзен битәрли. “Сугыш тәмамланып, тыныч тормыш башлангач, сезне бу бәлагә тартуымны, Беломор каналын саклап калу өчен сезне үлемгә алып баруымны аңламаслар”, - ди. Рита исә аңа: “Бу - сугыш. Без Ватанны сакладык. Ватан исә Беломор каналыннан башлана”, - дип җавап кайтара...

Кинокартинаны Россиянең 38 эре шәһәрләрендә карарга өлгергәннәр инде, Казан 39 нчы булачак. Фильмны 12 яшьтән өлкәнрәк булган балаларга карау рөхсәт ителә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20