Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
22.08.2017

Казан Кремлендә Россия әләме көненә багышланган фотобәйге уза

Иртәгә, 22 августта, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган акция уза.

14.00−19.00 сәгатькә кадәр Сөембикә манарасы янында Казан халкы һәм кунаклар, фоторәсемнәр ясап, Татарстан Республикасының рәсми даирәсе исеменнән бәйгедә катнаша алачак. Моның өчен ВКонтакте яки Instagram социаль челтәренә #ДеньФлага #ФлагРоссии #ЯРоссия #ФлагРФ #КазанскийКремль хештеглары белән әләм төшерелгән үз фотографияңне урнаштырырга кирәк.

Иң якты һәм матур фотография авторлары бүләк алачак. Бәйге 23 августның 17.00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә музей-тыюлык матбугат хезмәте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин