Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.04.2016

Казан май бәйрәмнәрендә сәяхәт кылу өчен популяр шәһәрләрнең беренче өчлегенә кергән

Май бәйрәмнәрендә сәяхәт өчен сайланган Россия шәһәрләре арасында Казан беренче өчлеккә кергән. Әлеге мәгълүматларны “Travel.ru” хезмәте китерә. Рейтинг 2016 елның 30нчы апреленнән алып 9нчы майга кадәр мөстәкыйль рәвештә сәяхәт итә торган туристларның кунакханәләрне броньләве турындагы мәгълүматларга нигезләнә. 

 Май бәйрәмнәрендә сәяхәт өчен сайланган популяр Россия шәһәрләре арасында Санкт-Петербург, Мәскәү, Севастополь, Калининград, Кострома, Псков, Екатеринбург, һәм шулай ук курорт шәһәрләр Сочи һәм Кисловодск та бар.  

Татарстан башкаласында туристлар май бәйрәмнәрендә кунакханәләрне якынча 3,5 төнгә алалар һәм алар биредә тәүлегенә 3270 сум акча тотачаклар. Чагыштыру өчен, Мәскәүдә тәүлегенә уртача 2650 сум, Санкт-Петербургта – 3630 сум, Сочида 4450 сум кирәк булачак.  

Туристлар арасында иң популяр 10 чит ил исемлегендә - Белоруссия, Чехия, Италия, Испания, Таиланд, Греция, Латвия, Эстония, Литва һәм Германия. Иң популяр чит ил шәһәрләре арасында - Минск, Прага, Рим, Рига, Барселона, Вильнюс, Таллин, Хельсинки, Баку һәм Братислава.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20