Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.01.2015

Казан мэры Илсур Метшин идарәче компанияләр турында: “Эшли алмасалар, аны булдыра торганга юл бирсеннәр”

Казанда булган 3,8 мең ишегалдының 2,5 меңе идарәче компанияләр тарафыннан тәртипкә китерелде, җыештыру техникасы читтән җәлеп ителде. Шул рәвешле, барлык ишегаллары да норматив срокта (кар яуганнан соң 3 тәүлек эчендә – ред.) тиешле тәртипкә китерелмәде. Калган ишегаллары бу атна уртасына нормативка туры китерелергә тиеш.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр башлыгы таләбе буенча хисап тоткан Башкарма комитетының ТКХ идарәсе башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин шундый белешмә китерде. Аның сүзләренчә, ишегаллары җыештырылмавы казанлыларның “Открытая Казань”электрон ресурсы аша мөрәҗәгатьләрендә дә чагыла: узган атнада 936 мөрәҗәгать-шикаять алынган, ә узган елның тулы декабрендә 740тан да аз булган. Шикаятьләр Авиатөзелеш, Киров районнарыннан аз булган, иң күбе – Идел буе һәм Совет районнары буенча. Шуңа күрә районнар хакимиятләренә ишегалды территорияләрен норматив тәртипкә китерүне контрольда тотуны көчәйтү сорала, диде И.Гыйниятуллин.

Казанда авыш түбәле йортларның яртысыннан артыгында түбәләреннән кар “башлык”лары (норматив буенча калынлыгы10 см-дан артмаска тиеш) салдырылган һәм боз сөңгеләрен төшерү эше башкарылган. Мәсьәләнең кискенлеге әлегә артта калды, ләкин 3 көн эчендә карны көрәп чыгару нормативы әлегә бөтен җирдә дә күзәтелми, дип таный башкаланың ТКХ комитеты башлыгы. Алдагы атнада сизелерлек суытачак, шуңа кадәр ишегалларында “колея”ларны, юлларда карт көртләрен бетерү, бозлавык хасил була торган урыннарда реагентлар сиптерү таләп ителә һәм бу мәсьәләләр якын арада хәл ителергә тиеш: ул ТКХ комитеты, Административ-техник инспекция идарәсе, районнар хакимиятләре контроленда тора, диде чыгышында И.Гыйниятуллин.

Подрядчы оешмаларның аерым кыенлыклар кичерүе билгеле, әмма билгеләнгән норматив срокларны әле беркем гамәлдән чыгармады. Халык шуның өчен акча түли, идарәче компанияләр эш башкарырга алынырга конкурс аша узган, димәк, каралган нормативлар һәм башка таләпләр буенча вакытында эшләргә бурычлы, дип мәсьәләгә игътибарны юнәлтте мэр Илсур Метшин. Авырлыклар дип зарланасы түгел, вакытында эш башкара алмыйлар икән, - башкаларга урын бирсеннәр, зарланып торасы түгел, дип канәгатьсезлек белдерде шәһәр башлыгы. “Шәһәребездә эре 18 идарәче компания бар... Җыештыру сыйфаты бөтен җирдә дә бер түгел. Өч көн кар көрәү вакыты, эшләсеннәр әнә. Кыен икән, эшкә җәлеп итү җаен тапсыннар, бу мәсьәләдә җаваплылык - фәкать идарәче компаниядә һәм аларны тәэмин итә торган подряд оешмасында гына. Эшли алмасалар, аны булдыра торганга юл бирсеннәр. Якын-тирәдәге районнардан яшьләр 20 меңгә килеп эшләргә тора, гомумән, ишегаллары, квартал эче юллары җыештыруда бернинди проблема булмаска тиеш”, - дип кырт кисте И.Метшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20