Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.01.2016

Казан мэры Кабан күлендәге аккошларны коткарган казанлыларга рәхмәт сүзләре әйтте

Аккошларны коткару турындагы бик үзенчәлекле гамәл турында бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе утырышында Гражданлык яклавы идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов сөйләде.

30 декабрь көнне Бердәм коткару хезмәтенең диспетчерлык үзәгенә шәһәр халкыннан Кабан күлендә йөзеп йөрүче аккошларга ярдәм итүне сорап 16 шалтырату килеп ирешкән. Температура түбән төшүе нәтиҗәсендә, кошлар тормышына куркыныч янап, су өсте боз белән капланган була. Коткаручылар аккошларны тотып, аларны Казанның зооботаника бакчасына тапшырган, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Илсур Метшин аккошларны коткарып калган, әйләнә-тирәдәге үзгәрешләргә битараф булмаган Казан халкына һәм коткаручыларга рәхмәт сүзләре әйтте. “Киләчәк өчен – мондый фикерләр тәкъдим иткән оештыручыларга үз карамагына алынган кошларны кышкы чорда карап тотуны да уйларга кирәк”, - дип нәтиҗә чыгарды мэр.

("ТАТАР-ИНФОРМ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20