Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.03.2016

Казан мэры: “Транспортка тариф үсү инфляция дәрәҗәсеннән артып китергә тиеш түгел”

Казан мэры: “Транспортка тариф үсү инфляция дәрәҗәсеннән артып китергә тиеш түгел” Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында транспорт предприятиеләре вәкилләрен җыеп алды. Очрашуның сәбәбе 13 транспорт йөртүчесеннән Казан мэры Илсур Метшинга, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зариповка юлланган ачык хатның басылып чыгуы булды. Әлеге хатта транспортчылар Казан җәмәгать транспортында тарифларны ким дигәндә 28 сумга кадәр күтәрү зарурлыгы турында әйткәннәр иде. Эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков һәм зур муниципаль һәм шәхси транспорт предприятиеләре җиткәчеләре катнашты, дип әбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Илсур Метшин транспорт йөртүчеләрне сәламләде һәм әлеге хатта тиз арада фикер алышуны таләп итә торган зур мәсьәлә торганлыгын билгеләп үтте.   Беренчеләрдән булып сүзне “ПАТП-4” МУП директоры Наил Садриев алды.

Аның сүзләренә караганда, вәзгыятьнең яхшылардан булмавы турында түбәндәге мисаллар үзләре үк сөйләп тора: “ПАТП-4”тә 22 маршрутның бары тик 4-се генә табыш бирә торган, калганнары күп чыгым таләп итә. Бигрәк тә бистәләргә йөри торган маршрутлар кыйбатка төшә. Әйтик, 40нчы номерлы маршрутта йөрү чынлыкта 30 сумга төшә, 78нче номерлы маршрутта – 33 сумга, 76нчы номерлы маршрутта – 32 сумга. Керемнәрнең төрлелеге табышлы маршрутлар хисабына тигезләшә. “ПАТП-4”тә генә дә дебитор бурычлары узган ел ахырында 25 млн сумны тәшкил иткән.

 “ПАТП-2” МУП директоры Альберт Мөхәммәтшин да гамәлдәге тарифларның чынлыктагы йөртү бәясенә туры килмәгәнлеген билгеләп үтте.   Йөртүчеләр билгеләп үткәнчә, күчмә составның тузганлыгы маршруттан планнан тыш чыгуларга йогынты ясый ала, ягъни транспорт йөртүчеләр пассажир транспорты хәрәкәтенең гамәлдәге интервалын гарантияли алмыйлар. Күп кеше сыйдырышлы автобус эксплуатациясе срогы 8 ел яисә миллион километр. Айдар Габделхаков сүзләренә караганда, әлеге ике күрсәткеч тә Казанда артып киткән.   

Күчмә составның тузганлыгына кадрлар проблемасы да килеп өстәлә, әйтик, аларның 70 проценты - казанлылар, ә 30 проценты - чит ил гражданнары. “ПАТП-4” йөртүчеләренең уртача хезмәт хакы 40 мең сумны тәшкил итә, әмма хезмәткәрләрнең даими алмашынып торуы 44 процент тәшкил итә.   Шуның белән беррәттән, транспортчылар билгеләп үткәнчә, рейсларны башкару даимилеге Казанда Россиядәге иң зуры булып тора һәм 92 процент тәшкил итә, Европада исә әлеге күрсәткеч 96 процент. Бу зур чыгымнар таләп итә, шул ук вакытта транспорт йөртүчеләргә дә зур йөк төшә.   Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казандагы җәмәгать транспортларында каралган гамәлдәге тарифлар Россиянең зур шәһәрләре арасындагы иң түбәне булып санала.   

“Тарифларның үсүе инфляцияне узарга тиеш түгел. Без зур юл үттек – “ПАЗик”лардан алып “ГАЗель”ләргә кадәр, яхшы җәмәгать транспорты системасын булдырдык. Без әлеге хаоска кайтырга җыенмыйбыз. Кешеләр уңайлы автобусларга, троллейбусларга һәм трамвайларга ияләште. Дөньякүләм ярышлар вакытында башкарылган эш өчен барчагызга да рәхмәт белдерәсем килә. Безгә җәмәгать транспорты өчен кызарырга туры килмәде. Күчмә состав вакытында яңартылып барылды. Барысы да кыйммәтләнгәне аңлашыла. Әйдәгез бергәләп эчке ресурсларны табыйк”, - дип өндәде мэр.   

“Без эшнең сыйфатына зыян китерә алмыйбыз. Безнең бурыч – шәһәр транспортыннан кулланучылар санын арттыру. Тарифны яхшылап исәпләргә һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына раслатырга җибәрергә кирәк. Пассажирлар белән фикерләшеп эшләү мөһим. Тарифны ирексездән күтәрәләр икән, хезмәт күрсәтү дәрҗәсен дә, транспорт паркын яңартуны да дәвам итәргә кирәк. Планканы сакларга һәм тарифны барлык кешеләрне дә исәпкә алып башкарырга кирәк”, - дип сүзен йомгаклады мэр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20