Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2015

Казан пляжында суда йөзәргә өйрәнү нигезләрен гамәлдә күрсәттеләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан ил күләмендә уздырыла торган “Йөзәргә өйрән” акциясендә шушы көннәрдә Казанның “Түбән Заречье” пляжында дистәләгән бала катнашты. Биредә балаларга йөзүнең дөрес техникасын һәм стильләрен күрсәттеләр һәм суда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты.

Йөзүнең төрле стильләр техникасын тренерлары Фәрит Галиев (ул “Казаньоргсинтез” бассейны директоры урынбасары да) җитәкчелегендә 18 нче номерлы спорт мәктәбе укучылары күрсәткәч, тренерлар игътибарлы ата-аналар күзәтүендә өйрәтүләргә күчте. Шулай ук әлеге акция дәвамында балалар һәм яшүсмерләргә коткару чараларыннан ничек кулланырга һәм беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтергә кирәклеге аерым мисалда тәгаенләнде. Моннан кала, ял итүчеләргә суда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре язылган плакатлар, белешмәлекләр таратылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20