Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.05.2016

Казан Россиянең ислам башкаласы булуга дәгъва итми – ТР Президенты

Казан Россиянең ислам башкаласы булуга дәгъва итми. Бүген бу хакта Казан ратушасында, “Россия-ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышыннан соң, журналистларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

“Казан Казан инде ул, без моңа дәгъва кылмыйбыз, Россиядә бит мөселман кардәшләребез яшәүче башка шәһәрләр дә бар”, - диде республика башлыгы, шулай да, ул мәркәзебезнең үз тарихы һәм үзенчәлекләре булуын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов KazanSummit форумын үткәрү традициягә кертелгәнен, аның кысаларында икътисад һәм финанслар өлкәсендә гамәли мәсьәләләр турында фикер алышулар булуын шәрехләде. Ул мондагы мәсьәләләрнең Россия өчен әһәмиятле булган мөнәсәбәтләргә дә кагылышлы булуын әйтте. “Башта без республика мәнфәгатьләрендә генә эшләсәк, хәзер инде бу мәйданчык бөтен Россия өчен эшли”, - дип белдерде Президент.

Республика башлыгы Россиядәге 20 меңнән артык мөселманның бердәм булып, аралашып торырга, ислам дөньясының бердәм булырга тиешлеге әһәмиятенә игътибар бирде. “Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Россия-ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме – безнең позицияләрне якынайтып, безнең эшне күрсәтә алырлык платформа”, - дигән фикердә Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, бүгенге чара кысаларында Казанда булучы кунаклар кыска вакыт эчендә дөньяда гамәлгә кертеп булырдай әйберләрне күрде. “Бүгенге көндә ислам террорчылык белән ассоциацияләнә. Әмма ислам һәрвакыт толерант булып кала, үзен беркемнән дә өстен куймый. Безгә, ислам вәкилләренә, берләшеп, үз позицияләребезне якларга кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия кебек зур илнең ислам дөньясы өчен кызыклы булуын ассызыклады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20