Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.04.2016

Казан Сабан туен уздыру көне ТР Президенты Указы белән үзгәртелде

ТР Президентының 2015 елның 4 декабрендәге “Татар халык бәйрәме “Сабан туе”н уздыру турында”гы 1160 нчы Указы белән, Сабан туе татар милли бәйрәме 2016 елда Татарстан авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә 4-5 июньдә, республика башкаласы Казанда 9 июльдә үткәреләчәге турында тәгаенләнгән иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан югарыда әйтелгән Указга кичә үзгәреш кертелде.

Нәтиҗәдә, 340 нчы Указ белән Казан каласында быел Сабан туен уздыру көне 28 майга күчерелде. Ә республиканың авыл җирлекләрендә һәм муниципаль район үзәкләрендә ул үзгәрешсез, ягъни 4-5 июньдә килеш калдырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20