Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2016

Казан шәһәре Думасы депутатларының исәп-хисап тапшыру графигы төзелгән

Казан шәһәре Думасы депутатларының исәп-хисап тапшыру графигы төзелгәнӨченче чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутатларының исәп-хисапларын тапшыру графигы төзелгән. Графикта сайлау округы номеры, депутатның фамилиясе, исәп-хисапларны тапшыру көне, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат бирелгән.

Исәп-хисаплар февраль аенда 3еннән алып 19ына кадәр чиратлап ясала, мисалга, депутат С.Н.Черепанов хәтта 3 урында сайлаучылары белән очрашырга җыена. Дума рәисе һәм шәһәр мэры Илсур Метшин исә башкала хезмәт коллективларында һәм учреждениеләрендә хисап тотачак.

Биредә шуны да билгеләп үтик: шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре бу атнада исәп-хисапларын тапшырырга тиешләр, һәрхәлдә, кичә муниципаль берәмлек органнары һәм Башкарма комитет подразделениеләре җитәкчеләренең "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шундый таләп куйды. "Элек без бу эшләрне эчке мәсьәлә дип караган идек, ММЧ өчен кызыклы булып чыкты, журналистларны җәлеп иткән икән, димәк, шәһәр халкы өчен дә кызыклы: ул туасы көнгә ышаныч бирә. Алга таба да хисаплар тыңланачак", - диде И.Метшин бу мәсьәләдә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20