Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.03.2015

Казан шәһәре Думасының 41 нче сессиясе була

Казан шәһәре Думасының XLI сессиясе ратушада бүген сәгать 11дә башлана. Башкала мэры һәм Казан шәһәре Думасы рәисе Илсур Метшин җитәкчелегендә уздырылган президиум утырышында, аерым алганда, 41 нче сессиягә депутатлар каралышына төп 17 мәсьәлә әзерләнгән.

Анда Казан шәһәре мэрының, шәһәр Думасының, шулай ук башкала Башкарма комитеты һәм аның җитәкчесенең, контроль-хисап палатасының 2014 елдагы эшчәнлекләре турында аерым хисаплары ясала; 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш стратегиясенең төп юнәлешләре турында сүз була.

Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджет үтәлеше турындагы еллык хисапка тышкы тикшерү үткәрү тәртибе тәгаенләнә; шәһәр Думасының элек кабул ителгән карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә чыгарыла: алар Дума регламенты, шәһәре муниципаль казнасы, җир салымы, 2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразлама планы (программасы), Казан шәһәрендә реклама конструкцияләрен урнаштыру, муниципаль хокукый актларны нәшер итү, шәһәре муниципаль берәмлегенең сайлау һәм муниципаль берәмлекнең топонимика буенча комиссияләре турындагы нигезләмәләр кебек аерым мәсьәләләргә кагыла. Шулай ук Казан шәһәре җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү, башкала урамнарына исем бирү күздә тотыла. Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә дә башкала депутатлары каралышына тәкъдим ителә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20