Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.04.2016

Казан су тубы буенча Европа кубогы финалын кабул итәргә әзер - ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары

Татарстан башкаласы "Синтез-Казан" клубы катнашында су тубы буенча Европа кубогының финал сериясе матчларын үткәрүгә тулысынча әзер. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 16 апрельдә Казанда су тубы буенча Европа кубогының финал сериясе башлана. "Синтез" ватерполчылары үз тарихларында өченче тапкыр әлеге абруйлы клуб турниры финалында чыгыш ясау хокукына иреште. Трофей өчен көрәштә "Синтез"ның көндәше Италиянең танылган клубы "Брешия" булды. Европа кубогы регламенты нигезендә, финал сериясе ике ярыштан тора. Беренчесе 16 апрель көнне Казанда, җавап матчы - 3- апрель көнне Брешиядә  узачак. Сериядә җиңүче һәм Европа кубогы иясе ике уен нәтиҗәсендә керткән һәм керттергән туплар аермасы буенча билгеләнәчәк.

Шәйхетдинов сүзләренчә, турнирның исеме дә (элек ул Лен Трофи кубогы дип аталса, хәзер - Европа кубогы), көндәш команданың исеме дә үзгәрде. Элек ул "Система Леонесса" дип аталса, хәзер - "Брешия". Составы, баш тренеры да башка. Казан командасында да шулай ук. Казанның Владимир Захаров җитәкчелегендәге "Синтез" командасы Италиянең әлеге клубы белән 2005/06 финалында уйнады һәм ул чакта команда ике матч нәтиҗәсе буенча оттырды.

"Безнең көндәш саналган "Брешия" командасы быелгы ил чемпионатында икенче урында бара, ул илнең хәзерге чемпионы "Про Рекко" клубыннан гына калыша. Команда өчен 2001 елгы дөнья чемпионы, күп тапкыр Италия чемпионы Гильермо Молина кебек титуллы Италия уенчылары гына түгел, көчле легионерлар да чыгыш ясый, - дип белдерде Х.Шәйхетдинов.  Команданың баш тренеры - Алессандро Бово - су тубы дөньясында мәгълүм шәхес. Ул уенчы буларак барлык ихтимал бүләкләрне, шул исәптән 1992 елгы Олимпия уены, 1994 елгы дөнья чемпионаты, 1996 һәм 2005 елгы Лен Трофи кубокларын откан кеше. Тренер буларак 2012 елда үз командасын Италия кубогында җиңүгә китерде".

"Бүген шәһәр, "Оргсинтез" бассейны Европа кубогының финал матчын үткәрергә әзер. Командабыз көрәшкә дә әзер", - дип белдерде министры урынбасары. Аның сүзләренчә, Казан "Синтез"ынаң дәрәҗәле турнир финалына чыгуы республикада су тубын популярлаштыруга мөмкинлек бирәчәк. "Хәзер әлеге спорт төренә кызыксыну арта: республика районнары һәм шәһәрләрендә, аерым алганда, Яшел Үзәндә, Арчада аның белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырла. Су тубы федерациясенең яңа президентын сайлау белән безнең алда гаять зур планнар тора", - дип хәбәр итте ул.

Әйтергә кирәк, финал сериясе матчына керү бушлай булачак.                    

("Татар-информ")       


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20