Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2017

Казан ветераннары Башкортстан башкаласына сәяхәт итте

Казан ветераннары делегациясе Башкортстан башкаласына дусларча чакыру буенча барды. Мәдәни программаның бер өлеше буларак, ветераннар Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты музеенда булды, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы матбугат хезмәте.

15 кешедән торган төркем Казаннан Уфага сәяхәткә Башкортстан башкаласының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Ришат Фәйзрахманов ярдәме белән чыккан.

«Әлеге очрашуларның әһәмияте бик зур, ветераннар яшь буында патриотлык рухын арттыруда гамәли тәҗрибә белән ярдәмгә килә», — дип аңлатма бирә Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты җитәкчесе, полиция генерал-майоры Фәим Мөхәммәтшин.

Экскурсия Александр Матросов бюстына чәчәкләр салу белән төгәлләнгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!