Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2015

Казан үзәгендә парковкага ихтыяҗ тәкъдимнән ике тапкырдан да артып китә

Казан үзәгендә парковкага ихтыяҗ тәкъдимнән ике тапкырдан да артып китә  Казан үзәгендә парковкага ихтыяҗ тәкъдимнән ике тапкырдан да артып китә. Муниципаль паркинглар тарифлары парковкаларга машина куюны җайга салу мөмкинлеге бирә һәм автомобильчеләрне буш машина урыннары белән тәэмин итәчәк, дип белдерде бүген журналистларга Казанда юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасын эшләүче Бердәм шәһәр парковка киңлеге концепциясе вәкиле, Санкт-Петербург шәһәренең территория һәм транспорт инфраструктурасын үстерү фәнни-тикшеренү һәм проект институтының транспортлар системасы департаменты җитәкчесе урынбасары Станислав Володченко белдерде.

Аның сүзләренчә, хәзер 10-17 сәгатьләрдә Казан үзәгендә парковка киңлеге белән тәэмин ителеш 39 процент чамасы тәшкил итә. Шәһәр үзәгендә парковка урыннарына ихтыяҗ 56 мең тәшкил итә, шул ук вакытта тәкъдим ителгән урыннар, ишегалларында һ.б. парковкаларны да исәпкә алып, якынча 22 мең машина урыны гына тәшкил итә. “Чынлыкта ихтыяҗ тәкъдимнән ике тапкырдан да артып китә. Бу очракта тариф, автомобильче парковка урыны таба алсын өчен, чикләү чарасы булып санала”, - дип аңлатма бирде докладчы.
Искәртеп узабыз, кичә Казан шәһәре үзәгендә 1250 машина урынына исәпләнгән 27 муниципаль паркингтан торган система эшли башлады. Бер сәгатькә машина кую бәясе 50 сум тәшкил итә.
Володченко билгеләп үткәнчә, Вахитов районында парковка урыннарына ихтыяҗны биредә яшәүчеләр түгел, ә шәһәрнең башка районнарыннан килүчеләр тудыра. Бу тариф паркинга ихтыяҗны киметә һәм бер үк вакытта тәкъдимне дә арттыра алачак.
Казанда юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасын эшләүче Бердәм шәһәр парковка киңлеге концепциясе вәкиле Бердәм парковка киңлеге киләчәктә шәһәрдә транспорт коллапсын булдырмау өчен кирәк, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, хәзер иртәнге сәгатьләрдә Кече Казан боҗрасы кысаларында йөкләнеш 50 процент чамасы. Алдагы 1-3 елда тиешле чаралар күрелмәсә, шәһәр үзәгендә машиналар йөкләнеше 80 процентка кадәр җитәчәк.
Cпикер белдергәнчә, кичә муниципаль паркингларда машина куйган өчен якынча 100 кеше акча түләгән. Муниципаль парковкаларның сынау проектына беренче нәтиҗәләр 2 айдан соң ясалачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20