Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.03.2016

Казан үзәгендә янгында зыян күргән йортны ремонтлау өчен 24 млн сум акча бүленгән

 Казан үзәгендә Пушкин урамында урнашкан янгында зыян күргән  йортны төзекләндерү өчен 24 млн сум акча бүленгән. Бүген бу хакта журналистларга шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

"Шәһәр бюджетта ремонт-төзекләндерү эшләрен үткәрү өчен кирәкле сумманы карады - бу якынча 24 млн сум. Подрядчы эшләрне башкару өчен 7 млн сум күләмендә аванс алды", - диде ул. Хәзер йортның түбәсен герметизацияләү буенча эшләр башкарыла, ул 30 процентка үтәлгән. "Килештерелгән график буенча бу атнада түбәне пленка белән ябалар - ул герметизацияләнәчәк. Апрель башында түбә ябылып бетәчәк", - дип аңлатты Гыйниятуллин.

Аның сүзләренчә, әзерлек эшләрен башкарган вакытта янган агач түшәмәләр аеруча авырлык тудырган. "Эшләрне башкарганда куркынычсызлык техникасы буенча чикләүләр булды. Чарлак түшәмәләре тулысынча янып беткән иде", - дип билгеләп үтте ул. 

Этажара түшәмәләрне ремонтлау чарлакта гына түгел, башка этажларда да башкарылачак. "Этажара түшәмәләргә зыян килгән дигән шик бар. Ремонт барышында фатирларга килгән зыян да шәһәр бюджеты хисабына бетереләчәк", - дип ассызыклады түрә.

Аның сүзләренчә, көн саен ремонт эшләренә 30лап кеше җәлеп ителә. Моннан тыш, көнгә ике тапкыр идарәче компания, район хакимияте һәм шәһәр башкарма комитеты вәкилләре катнашында авария штабы утырышы уза.

Элегрәк шәһәр бюджеты хисабына янгында зыян күргән биш фатир төзекләндереләчәк дип хәбәр ителде. Аларны ремонтлауга китәчәк акчалар да шул 24 млн сумга керә.

Искәртеп узабыз: 10 февраль көнне Пушкин урамындагы йортта һәм аның түбәсендә гомуми мәйданы 600 кв метр тәшкил иткән янгын чыккан. Ут йортның бишенче катында урнашкан фатирда эретеп ябыштыру эшләре аркасында чыга. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 84 кеше һәм 23 берәмлек техника җәлеп ителә. Янгын аркасында 17 фатирга җитди зыян салына: 5 фатир - уттан, 12се су агудан каза күрә. Аларда 33 кеше яшәгән. Фатирлар капиталь ремотлауга мохтаҗ. Башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, 21 кешене башка урынга күчерергә кирәк.

Янгын турындагы хәбәрне тикшерү кысаларында кайбер суд экспертизалары билгеләнгән. РФ Җинаять кодексының 168нче маддәсе ("Саксызлык аркасында милекне юк итү яки зыян салу") буенча җинаять эше кузгатылган.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20