Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.02.2015

Казанда 1 миллион метр Георгиев тасмасы җитештерелгән

Бүгенгә “Казанский текстиль” ЯАҖ 1 миллион метр Георгиев тасмасы җитештергән. Заказлар буенча Җиңүнең 70 еллыгына 3 млн метр чамасы тасма җитештерергә кирәк. Бу узган еллар белән чагыштырганда, шактый күп. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә предприятиенең сату бүлеге җитәкчесе Елена Викторова белдерде.
Аның сүзләренә караганда, Казан предприятиесендә Георгиев тасмасын көздән үк җитештерә башладылар. Әмма завод хезмәткәрләре бүген дә заказлар алуны дәвам итә. Аннары Георгиев тасмасын заявкалардан тыш та әзерләргә кирәк булачак. Шуңа күрә хәзер предприятие хезмәткәрләренең Җиңү бәйрәменә нинди күләмдә тасма җитештерүләрен билгеләү мөмкин түгел.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20