Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.03.2016

Казанда акватлон буенча халыкара ярышлар башланды

 Казанда ТР Су асты спорты федерациясе һәм Халыкара акватлон ассоциациясе тарафыннан балалар арасында оештырылган «Акватлоник-2016» халыкара кубок ярышлары башланды.
Ярышларда Россия һәм Израиль спортчылары катнаша. Кубок ярышларында федерациянең Татарстан, Мәскәү, Тула, Түбән Новгород өлкәләре һ.б. кебек субъектлары катнаша. Ярышларда барлыгы 17 яшьлек һәм аннан да кечерәк 80 кеше катнашачак. Катнашучылар кызлар һәм егетләр командаларына берләштерелгән.
Акватлон – ул су көрәше, бергә-бер форматында уза. Һәркем көндәшенең аягы тубыгына беркетелгән тасманы алырга тырышачак. Көрәш вакытында спортчыларга суламыйча торырга да туры киләчәк, чөнки ярышларның күп өлеше су астында уза.
Буген чемпионат ачылышында «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Салават Гайсин сәламләде. “Сезне ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый дәүләт берләшмәсе рәисе, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән сәламлим. Ярышларның Казанда узуына шатбыз. Бу ТР Су асты спорты федерациясе һәм шулай ук «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте өчен дә зур горурлык. Бу шулай ук зур җаваплылык та. Акватлон физик әзерлектән тыш, батырлык та таләп итә”, - диде ул.
Мондый ярышлар Казанда элек тә үткәрелгән иде, әмма мондый киңкүләмле түгел. Элек акватлон буенча Халыкара кубокны Тула һәм Саранск кабул иткән иде.
“Быел ярышларның Казанда үткәрелүе өчен тырыштым. Татарстан Республикасы спортчылары уңышларын һәм осталыкларын күрмичә калу мөмкин түгел. Әйе, без оештыру эшләрен хәл иттек, регламент эшләдек. Әмма ярышларны оештыру -кабул итүче як хезмәте”, - дип билгеләп үтте Халыкара акватлон ассоциациясе вице-президенты Сергей Жигалов.
Ярышта җиңүчеләр 23-24 мартта билгеле булачак.

("Татар-информ") 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20