Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.01.2016

Казанда бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында узачак Ауропа чемпионатына билетлар инде сатуга куелган

16-21 февраль көннәрендә Казан янә халыкара ярышлар уздыру мәйданчыгына әверелә. Россиянең спорт башкаласы бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Ауропа чемпионатын һәм 15 яшькә кадәр юниорлар арасында Ауропа беренчелеген кабул итәчәк.

Ярышлар объекты сыйфатында Гимнастика үзәге файдаланыла, анда ике ел элек бадминтон буенча шәхси Ауропа чемпионаты узган иде.

Быел узачак турнирларда 38 илдән 450 гә якын спортчы катнашуы көтелә. Ярышларда 76 халыкара һәм илкүләм судья хөкемдарлык итәчәк. Спортчылар өчен бу ярышлар Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына сайлану өчен тагын бер мөмкинлек бирәчәк.

Ярышларга билетлар инде сатуда. Аларны онлайн-режимда www.zamnoi.ru билет операторы сайтында, шулай ук шәһәр кассаларында сатып алып була. Ярыш көннәрендә билетлар Гимнастика үзәгендә дә сатылачак. Башлангыч раундларга билет бәясе 100 сум, чирек һәм ярымфиналларга 150 һәм финалларга 200 сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта Спорт проектлары Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20