Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.04.2015

Казанда Белорусь киносы көннәре уза

 2-4 апрельдә Казанда Беларусь киносы көннәре уза. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, “Татаркино” ТР дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Владимир Батраков, Беларусьның ТР дагы консулы, Казанда «Спадчына» беларусьлар иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Маруденко, Беларусь Республикасы атказанган артисты, «Белорусская гильдия актеров кино» ачык җәмгыяте рәисе Светлана Суховей һәм актер, «Невероятное перемещение» фильмы режиссеры Александр Анисимов сөйләде.
Ирада Әюпова сөйләвенчә, Татарстанда яшәүчеләрнең беларусь киносы белән танышуы очраклы түгел, чөнки 2 апрельдә – Россия һәм Белоруссия халыклары берләшү көне. Бу дата 1997 елда билгеләнгән.
“Татарстанда безнең территориядә яшәгән барлык халыкларның этно-мәдәни ихтыяҗларына зур хөрмәт белдерәләр. Бүген без илләрне милләт буенча бүлә алмыйбыз. Тарихи яктан безнең уртаклыкларыбыз күп. Без бер тарих, бер Җиңү, мәдәни элемтәләр белән берләштерелгән, бер-беребезнең менталитеты якын. Белоруссия белән Татарстан халкының мәдәни проектлары бердәм. Безнең өчен тугандаш халыкларның мәдәнияте белән танышу мөһим”, - дип сөйләде Ирада Әюпова.
“Без мәдәниятне һәм икътисадны үстерү өчен күп көч куябыз. Татарстанның Минскидагы диаспорасы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Белоруссиядә 6 мәчет эшли. Дуслык булсын өчен көч куярга кирәк. Барысы да шома гына бара дип әйтмим, төрлечә була, әмма дус булып яшәү максатын куйсаң, барысы да яхшы була. Без ТР Мәдәният министрлыгының Беларусь киносы көннәрен уздыру идеясен хуплап алдык”, - дип сөйләде Сергей Маруденко.
Светлана Суховей фикеренчә, кино – тәрҗемәсез дә һәркемгә аңлаешлы сәнгать төре. Казанда «Белые росы» – «Белые росы. Возвращение» фильмының дәвамы күрсәтеләчәк, ул 1983 елда Игорь Добролюбов төшергән фильмнан аерыла.
Фильмнар “Мир” кинотеатрында бушлай күрсәтелә/

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20