Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.02.2016

Казанда бер ел эчендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә продукция сатудан кергән акча 2 тапкырга арткан

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә продукция сатудан кергән акча былтыр, 2014 ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга арткан. Узган ел шәһәр мәйданчыкларында 920,6 млн сумлык продукция сатылган, аннан алдагы елда күрсәткечләр – 452,7 млн сум. Бу турыда Казан мэры Илсур Метшинга 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә шәһәрнең Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Зәйнетдинов җиткерде, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Аның мәгълүматлары буенча, ярминкәләрдә көненә продукцияне уртача сату бәясе арта. 2013 елда әлеге күрсәткеч көненә 23,2 млн сум булса, 2014 елда 26,6 млн, узган елда исә әлеге күрсәткеч 29,7 млн сум тәшкил итә.

Р.Зайнетдинов искә төшереп узганча, авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең 8 мәйданчыгында үткән, продукцияне сату эшендә Татарстанның 24 районы катнашкан. Ярминкәләр эшләгән вакытта 2363 тонна терлек һәм кош ите, 1226 тонна сөт, 155 тонна сыер мае, 1799 тонна шикәр комы, 2049 тонна он, 20,2 млн данә тавык йомыркасы, 12108 тоннадан артык яшелчә, бәрәңге һәм башка продукция сатылган.

“Быел 16 гыйнварда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эше яңартылды, - дип дәвам итте Р.Зәйнетдинов. – Хәзер ярминкәләр шәһәрнең 10 мәйданчыгында үткәрелә”. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, ярминкәләрдә продукция бәяләре, гипермаркетлар белән чагыштырганда, арзанрак. Шунлыктан, ТР башкаласы халкы ярминкәләргә бик теләп йөри.

Кулланучылар базары комитеты рәисе сезонлы сәүдәдә дә уңай үзгәрешләр бар икәнен әйтеп үтте. “2015 елда сезонлы сәүдә товарларын сатудан 8,5 млн сум күләмендә акча кергән, - диде Р.Зәйнетдинов. – Максималь керемнәр сезонлы кафеларга туры килә”. Шәһәр халкы туңдырма һәм эчемлекләрне, бакча культураларын (кавын, карбыз һ.б.) һәм сезонлы кафе продукцияләрен бик теләп сатып алган. Әлеге юнәлешләрнең барысы буенча да күрсәткечләр 2014 елдагыдан арткан. Мисалга, сезонлы кафелардан кергән керем 3 млн сумга, бакча продукциясенеке 400 мең сумга арткан.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20