Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2017

Казанда дары заводы территориясендә янгын чыккан

Бу төндә Казанда дары заводы территориясендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр «ГЛОНАСС+112» системасы буенча 02.45 сәгатьтә алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.
Урынга килгән янгын сүндерү хезмәткәрләре дары заводы территориясендә аерым торган бинаның януын ачыклый. Янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган була.
«Казан халкына янгынның зыяны юк. 04.00 сәгатькә 400 квадрат метрга таралып өлгергән янгын камап алынды һәм 22 минуттан ачык ут сүндерелде. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Янгынны сүндерүдә 99 кеше һәм 34 берәмлек техника катнашты», — дип хәбәр итте Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат белән эшләү бүлеге җитәкчесе Андрей Родыгин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин