Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2017

Казанда хайваннар белән аралашу рөхсәт ителгән зоопаркларда кагыйдә бозулар ачыкланган

Табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария Баш идарәсе белгечләре белән бергә Казанның һәм республиканың хайваннар белән аралашу рөхсәт ителгән зоопаркларында җәнлекләр дөньясын саклауны, ветеринар-санитар таләпләр үтәлешен тикшергән һәм күпчелегендә кагыйдә бозуларны ачыклаган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Тикшерү барышында 60ка якын төрнең территория һәм төр ягыннан килеп чыгышы, хайванның ветеринар-санитар торышы язылган ветеринар-белешмә документы булмавы ачыкланган. Алар арасында носух, янут-полоскун, янутка охшаш эт, австралия кошлары эму, салпы колаклы вьетнам дуңгызлары һәм башкалар бар.

Зоопарктагы 300дә артык хайванга, мисал өчен, страус, шиншилла, тиен, дуңгыз, йорт куяны, павлин, янут, үрдәк, фазан һәм башкаларга ветеринар-санитар экспертизасын раслый торган ветеринар-белешмә документларсыз әзерләнгән һәм сакланган азык бирелә.

Табигатьне саклау прокуратурасы барлык кагыйдә бозу очраклары буенча юридик һәм вазифаи затларга карата административ хокук бозу турында эш кузгаткан.

Хокук бозуларны бетерү прокуратура күзәтүе астында тора.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин