Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2015

Казанда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

Казанда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды  Бүген Казанның Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Чара ТР Премьер-министры Илдар Халиков, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, җәмәгать эшлеклеләре, мәктәп укучылары катнашында үтте.

"Бүген безнең илебез өчен кайгы көне. 1941 елныд 22 июнь таңында фашист гаскәрләре, хыянәтчел рәвештә, Советлар Союзы чиген басып керде. Дәһшәтле канкойгыч сугыш башланды", - дип башлады чыгышын Илдар Халиков. Ул искәртеп узганча, бу сугышта җиңү бик зур югалтулар барәбәренә ирешелде. "Дистәләгән миллион кеше гомере өзелде, күпме шәһәр һәм авыллар җир белән тигезләнде, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр юк ителде һәм илдән чыгарылды, Ленинград блокадасындагы ачлык, концлагерьлар афәте - бу яралар беркайчан да төзәлмәс. Кызыл армия фашист режимына чик куйды, үзебезнең ил һәм күп кенә Европа дәүләтләренә азатлык китерде", - диде И.Халиков. Ул билгеләп узганча, 700 мең татарстанлы фронтка киткән, аларның яртысы сугыш кырларында ятып калган.

"Бөек Җиңүгә бөтен ил иреште. Без тылда хемәт итүчеләргә дә бик рәхмәтлебез. Сугыш елларындагы батырлык, фидакарьлек өчен 300дән артык татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды һәм өч дәрәҗә Дан ордены тулы квалерлары булды. 200 меңнән артыгы сугыш ордены һәм медальләрен алды. Һәр бүләк - ул шәхси батырлык һәм кабатланмас язмыш", - дип ассызыклады И.Халиков. Ул шулай ук сугыш ветераннарына үсеп килүче буынны тәрбиләү буенча башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

"Бүгенге хәтер һәм кайгы көнендә бөтен кешегә тынычлык, бәхет һәм сәламәтлек телим", - дип сүзен йомгаклады ТР Хөкүмәте башлыгы.

Мәскәүдә узган Җиңү парадында күргән хис-кичерешләре белән Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов уртаклашты. "Без бүгенге көндә илебездә булган заманча техниканы күргәч, күз яшьләрен тыя алмадык. Бу - безнең Россия. Һәм без һәрвакыт Ватаныбызның данын һәм бәйсезлеген саклаячакбыз", - диде ул. Җыелучылар каршында концлагерь тоткыннары, яшьләр хәрби-патриотик оешма вәкилләре чыгыш ясады. Аннары митингта катнашучылар сугыш елларында һәлак булучыларна бер минутлык тынлык белән искә алды. 

Соңыннан Дан мемориалы колоннадасының Мәңгелек уты алдына чәчәкләр һәм веноклар салынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20