Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.03.2016

Казанда Изге Патрик көнен ирланд музыкасы һәм биюе фестивале белән билгеләп үтәләр

24 март көнне Казанда "Изге Патрик көне-2016" Халыкара ирланд музыкасы һәм биюе фестивале узачак. Бүген бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә фестиваль регенты, "Тинтал" төркеме лидеры, Россиядә зур фестивальләрне алып баручы Федор Воскресенский, фестиваль продюсеры Анастасия Касниковская, «City Pipes» оркестры җитәкчесе Евгений Лапекин, Казанның «Folk Fiction» коллективы җитәкчесе Тимур Милюков сөйләде.

Анастасия Касниковская сүзләренчә, Россиядә Изге Патрик көне инде 12нче ел билгеләп үтелә. Аны Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург кебек зур шәһәрләрдә бәйрәм итәләр.

"Бәйрәм соңгы биш елда Ирландия атнасы форматында уза һәм  ирланд музыкасы, биюләре, шулай ук кинематограф, стендап, Ирландия тормышының башка якларына багышланган мәдәни программаны үз эченә ала", - дип билгеләп үтте Касниковская.

Федор Воскресенский хәбәр иткәнчә, 24 март көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «City Pipes» оркестры «Folk fiction», «Arslonga» коллективлары чыгыш ясаячак.

"Без программаны бик җентекләп сайладык, 16 еллык иҗатыбызның иң яхшы җырларын башкарасы килә",- диде ул.

Россиядә әлеге көнне бәйрәм итү тарихы турында сөйләгәндә, Тимур Миляков Татарстанда Изге Патрик көне энтузиастлардан башланды, диде. Аның сүзләренчә, изге Патрик - ул Ирландиянең яклаучысы, шуңа да ул бөтен дөньяда уздырыла торган ирланд мәдәнияте бәйрәме. Март аенда күп кенә илләрдә милли киемнәрдә парадлар уза.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20