Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.09.2015

Казанда йөзү буенча Татарстан чемпионаты үткәрелә

Казанның “Акчарлак” бассейны базасында йөзү буенча Татарстан чемпионаты башланды, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, йөзү буенча Татарстан чемпионаты 17- 19 сентябрьдә үткәреләчәк. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләреннән, Зәй, Менделеевск, Лениногорск, Сарман, Минзәлә һәм Лаеш районнарыннан 320ләп тирәсе спортчы катнаша. Спортчылар 50, 100, 200, 400, 800 һәм 1500 метр арага “брасс”, “баттерфляй”, “комплекс”, “ирекле стиль” һәм “аркада йөзү” дисциплиналары буенча ярыша. Чемпионатта барлыгы 57 комплект бүләк уйнатыла.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов спортчыларны чемпионат ачылу тантанасында сәламләп, ярышларда аларга уңышлар теләде. “Казанда үткән дөнья чемпионатында республикабыз данын яклап Александр Красных, Эрнест Мәгъсумов, Ирина Приходько кебек спортчыларыбыз катнашты. Әлеге шәхесләр безнең горурлыгыбыз һәм бүгенге ярышта катнашучы һәр кеше өчен алар үрнәк булып торалар. Мин республика чемпионатында катнашучы һәр спортчы иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтер дип ышанам. Ярыш йомгаклары буенча иң яхшылар исемлегенә кертелгән спортчыларыбыз исә Бөтенроссия күләмендәге ярышларда Татарстан данын яклап чыгыш ясаячаклар”, - дип билгеләп үтте Х.Шәйхетдинов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20