Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.01.2016

Казанда кар җыеп чыгару һәм утильләштерүдә нәтиҗәле система булдырылды - Илсур Метшин

Казанда кар җыеп чыгару һәм утильләштерүдә нәтиҗәле система булдырылды - Илсур МетшинКыш башыннан бирле Казан урамнарыннан 165 мең тоннадан артык кар җыеп чыгарылган. Узган төнне шәһәр мэры Илсур Метшин Альберт Камалиев проспектында кар җыеп чыгаручы юл хезмәтләре эшен тикшерде. Шулай ук ул Җиңү проспектындагы кар эретү камерасында булды. Күчмә киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин, аның урынбасары - тышкы уңайлыклар булдыру комитеты рәисе Игорь Куляжев, торак-коммуналь комитет рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров катнашты, диелә мэрия матбугат хезмәте хәбәрендә.

ТР Гидрометүзәге белешмәсе буенча, 1-12 гыйнвар көннәрендә шәһәрдә 27 мм явым-төшем булып, 33 мм норманың бу 80 процентын тәшкил иткән. Кичә исә кар көрәүдә 570 берәмлек махсус техника чыгарылган. Һава шартлары начарлана калса, Казанның шундый 1000гә кадәр махсус техника җәлеп итү мөмкинлеге бар.

И.Метшин шәһәр районнары һәм бистәләрендә юлларны кардан арындыруда проблемалар булу-булмавы белән кызыксынды. И.Куляжев сүзләренчә, кагыйдә буенча өченче категория юллар соңгы чиратта чистартыла. Бүген исә алар барысы да чистартылган. Объектларда кече субподряд оешмалар эшли, зур булмаган тракторлар ярдәмендә кварталлар эче юллары һәм бистә юллары кардан арындырыла. Мэр кар өрдереп юл чистарту, бозлавыкка каршы материаллар белән юлларны эшкәртү, кар җыеп чыгару эшләре барышын карады. Төялгән кар эретү пунктларына озатыла, алар Казанда 6: Портовая, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тульская һәм Җиңү проспектында. Ул пунктларның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 7,2 мең тонна тәшкил итә, иң зур егәрлеклесе - Җиңү проспектында. Моннан тыш, 40 гектар гомуми мәйданда 15 вакытлыча кар җыю полигоны гамәлдә.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казанда кар җыеп чыгару һәм утильләштерүдә булдырылган нәтиҗәле система, шулай ук кар төяп чыгару логистикасы күп итеп кар яуганда үзен аклый.

"Коллапс юк, хәрәкәт итүдә авырлыклар бар. Без автомобиль йөртүчеләрнең теләкләрен ишетәбез. Күпләре, техника кая, дип сорый. Техника төнлә эшли, бу транспорт хәрәкәтенә комачауламас өчен шулай", - диде мэр.

Кар җыеп чыгару шәһәр өчен яңа бурыч түгел, шулай да һәр ел кышны зур әзерлек белән каршылау мәслихәт, ди бу мәсьәләдә И.Метшин. "Кышка әзерлек буенча зур эш башкарылды. Элеккеге елларда Татарстан Президенты ярдәме бәрабәренә кышкы җыештыру техникасы паркын, кар эретү камераларын яңартуга күп акча салынды, эшчеләрнең хезмәт хакы күтәрелде. Техника белән тәэминат безгә куелган срокларда карны җыеп алу мөмкинлеге бирә. Шуңа карамастан, тулыканлы әзерлектә булу кирәк, шул исәптән "Буран" оператив планына да. Тулаем алганда, Казанда кар җыеп чыгару һәм утильләштерүдә нәтиҗәле система булдырылды, бүген ул уңышлы эшли", - диде шәһәр башлыгы Илсур Метшин һәм җәмәгать транспорты һәм шәхси автомобильләр агымы зур булган төп урамнарны, проспектларны кардан арындыру буенча срокларны катгый саклауны йөкләде, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20