Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2015

Казанда Көньяк-Сахалинск – Севастополь автоузышында катнашучылар килүе уңаеннан митинг узды

Казанда Көньяк-Сахалинск – Севастополь автоузышында катнашучылар килүе уңаеннан митинг уздыКазанда Көньяк-Сахалинск – Севастополь автоузышында катнашучылар килүе уңаеннан митинг узды. Татарстанның Бөек Ватан сугышы ветераннары автоузышта катнашучылар белән бергә Билгесез солдат һәйкәленә һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.

Чара Татарстан ДОСААФы ның тантаналы митингыннан башланды.
Көньяк-Сахалинск – Севастополь автоузышы 3 апрельдә, “Минем Ватаным –Россия” проектының икенче этабы кысаларында, Сахалин утравында башланды. Автоузышта катнашучы Сергей Шаров белдергәнчә, алар 9 машинада Россиянең 24 субъекты буенча патриотик чараларны берләштереп – “Ветеран көндәлеге. Сугышның уйлап чыгарылмаган тарихы” үзенчәлекле китабын язып барачак.
“Безнең автоузыш юбилей датасына – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Ул бөтен ил буенча – Сахалин утравыннан Кырым ярымутравына кадәр уза. Автоузыш мөһим эшкә - Совет халкының батырлыгы турындагы тарихи дөреслекне саклауга багышланган. Шул сәбәпле, без бөтен ил буенча ветераннар турында мәгълүмат җыябыз, реаль вакыт режимында китап язабыз, Мәскәүдә аның тиражы арттырылачак”, - диде Сергей Шаров.
Хәзер “Ветеран көндәлеге”ндә 70 тән артык ветеран турында мәгълүмат бар. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренә караганда, барлыгы “Ветеран көндәлеге”нә бөтен илдән 250 мәгълүмат кертү планлаштырыла. Бүген Татарстан бу акциягә кушылды, тантаналы рәвештә китапка Татарстан ветераннары тормышыннан 10 мәгълүмат кертелде.
“Бу бик мөһим эстафета, аның нәтиҗәсе дә әһәмияткә ия. Акциядә катнашучылар илнең 24 төбәгеннән тарихи белешмәләргә, елъязмаларга кермичә калган мәгълүматны җыя. Марафон нәтиҗәләре буенча “Ветеран көндәлеге” җыела, соңрак ул нәшер ителәчәк. Бер нөсхәсе Татарстанда калачак.”, - дип белдерде Бердәм Россия” БСП ТТБ Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев. 
Татарстан ветераннары турындагы мәгълүматны Көньяк-Сахалинск – Севастополь автоузышында катнашучыларга тантаналы рәвештә тапшыргач һәм сугыш кырларында һәлак булган  Бөек Ватан сугышы хәрбиләре истәлегенә бер минут тынлыктан соң Горький исемендәге паркта Билгесез солдат һәйкәленә ветераннар, автоузышта катнашучылар, яшьләр оешмалары вәкилләре чәчәкләр куйдылар.
Бүген шулай ук автоузышта катнашучылар Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар. Аннары юлларын дәвам иттеләр. Көньяк-Сахалинск – Севастополь автоузышы тагын Түбән Новгород, Ярославль, Санкт-Петербург, Мәскәү, Воронеж, Ростов-на-Дону, Краснодар, Новороссийск, Симферополь һәм Севастополь шәһәрләре аша узачак. Автоузыш 25 майда тәмамлана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20