Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2017

Казанда коену сезоны 1 нче июньдә ачыла

1 нче июньнән муниципаль пляжларда һәм рөхсәт ителгән ял урыннарында коену сезоны ачыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре башкарма комитетының гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов җиткерде. Быел «Локомотив», «Тирән күл», «Түбән күл», «Комсомол күле» һәм Аккош күлендә, «Зөбәрҗәт күле» һәм Җиңү паркы күлендә коенып булачак. Алар 27 майда Казан шәһәре башкарма комитеты комиссиясе тикшерүен узачак.

Коену сезоны башыннан алып 30 августка кадәр һәр муниципаль пляжда һәм рөхсәт ителгән ял урыннарында коткаручы һәм медицина хезмәткәрләре кизү торачак. Аларның эш режимы иртәнге сәгать 9 дан кичке 8 гә кадәр. Кизү торачак 60 коткаручының 43 е студентлар булачак. Яшьләр «Матрос — коткаручы» программасы буенча өйрәнү узган.

Рөхсәт ителмәгән урыннарда коенып, бәхетсезлеккә очрамас өчен кисәтү аншлаглары, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре күрсәтелгән стендлар куела, 28 мең листовка һәм плакат таратыла. Шулай ук ял итүчеләрне йөзәргә һәм беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр.

Казан мэры Илсур Метшин санкцияләнгән ял урыннарында соңгы биш елда батучыларның булмавы күп нәрсә сөйли, дип билгеләп узды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин