Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2016

Казанда “Үлемсез полк” акциясе М.Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган шигъри митинг белән төгәлләнде

Казан урамнарын буйлап үткән “Үлемсез полк” акциясе башкаланың 1 Май мәйданында М.Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган шигъри митинг, каһарман-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

Искәртеп үтик: бүген 15.00дә Казанда, Россиянең башка шәһәрләрендәге кебек үк, “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясе башланды. Анда катнашкан олысы-кечесе бер озын колонна булып “Казан” милли мәдәният үзәгеннән Пушкин урамы, “Черек күл” паркы, Кремль урамы аша 1 Май мәйданына кадәр – Кремль тарафына юл алды.

Казанлылар Бөек Ватан сугышы елларында дошманга каршы сугышкан, тылда Җиңү көнен якынайту өчен тырышкан туганнарының, якыннарының фотографияләрен тотып атлады, кайберләрендә әлеге кешеләр турында кыска гына белешмә дә бирелгән – бу акция Бөек Ватан сугышында җиңүче совет халкының, димәк, Җиңү бәрабәренә үзен-үзе аямаган һәр кешенең батырлыгы хәтердә булуы турында искәрмә, җиңүчеләр дәвамчыларының бердәмлеге расламасы.

“Үлемсез полк”та катнашучылар “Ура!” кычкырып, 1 Май мәйданына якынлашты. Колонна башында гаять зур “Җиңү байрагы” тоткан “Үлемсез полк” гомумроссия гражданлык-ватанпәрвәрлек иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре – җәмгысе 100ләп кеше барды. Алар артыннан – “Бессмертный полк” дигән язулы транспарант тоткан яшьләр һәм республика җитәкчеклеге. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әтисенең олы абыйсы Галимҗан Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әтисе Шаһишәрип Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әтисе Хәйрулла Мөхәммәтшин портретын тотып атлады. Акциядә башка рәсми затлар да катнашты. Алар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы – ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре министры Рафис Хәбибуллин һ.б.лар бар иде.

Халык шулкадәр күп иде ки, колоннаның башында атлаганнар 1 Май мәйданына җиткәндә, “Казан” милли мәдәният үзәгеннән әле кузгалмаганнар бар иде. Акциядә катнашучылар агымы шигъри митинг барышында да агыла торды.

1 Май мәйданына җиткәч, колоннаның башындагылар Казан Кремле территориясенә үтте. Шуның белән акциянең төп программасы төгәлләнде. Акциядә катнашкан калган кешеләр агымы икегә бүленде: аларның бер өлеше Меңьеллык мәйданына таба юл тотты, калганнары 1 Май мәйданына шигъри митингка җыелды. Тантаналы чара “Законность” җыр ансамбле “Бессмертный полк” гимны белән ачылды. Шуннан соң тамашачыларга сугыш ачысын, Җиңү шатлыгын тасвирлаган җырлы-биюле чыгыш тәкъдим ителде.

Митинг Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Фәнис Җиһанша, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрлары артистлары Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова, Казан дәүләт Яшь тамашачы театры артистлары Илфат Садыйков һәм Любовь Лукина башкаруында Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре”ннән шигырьләр һәм җәлилчеләрнең батырлыгына мәдхия җырлауга багышланган әсәрләр уку белән үрелеп барды. Каһарман-шагыйрь әсәрләрен татар һәм рус телләрендә балалар да сөйләде. Митингта сугыш турында гомумәгълүм җырлар башкарылды.

Чарада Җәлилнең бүгенге каләмдәшләре – Рафис Корбан, Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Илфак Ибраһимов, Газинур Морат һ.б.лар, шулай ук яшь иҗатчылар Ленар Шәех, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин катнашып чыгыш ясады. “Мин дә – сугыш ятиме. Бүген 1941 елда Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган әтиемне һәм башка миллионлаган корбаннар турында уйлыйм, аларны искә алам”, – дип, Рәдиф Гаташ “Туганнар каберлегендә” дигән шигырен укыды.

Бүгенге чарада катнашкан ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, Бөек Ватан сугышында Җиңү – аерым милләтнең генә түгел, Советлар Союзы халыкларының уртак җиңүе. Шулай да, ул татар халкының Җиңүгә керткән өлешенең гаять зур булуын искәртеп, Советлар Союзы Геройлары саны ягыннан да милләттәшләребез алдынгы урыннарның берсендә, дип билгеләп үтте.

Ул бүгенге шигъри митингның М.Җәлил һәйкәле янында үткәрелүенә игътибарны юнәлтеп, каһарман-шагыйрь батырлыгы халкыбызның рухын күрсәтеп тора, ул безнең милләтнең символы, дип басым ясады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20