Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2016

Казанда милли һәм төбәк ММЧларның VI форумында 250 журналист катнашачак

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласына өлкә, республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлар - барлыгы 250 кеше җыела. Алар милли һәм төбәк ММЧларының VI форумында катнашачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Форумда Россиянең 25 субъекты: Әстерхан, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Самара, Сарытау, Свердловск, Пенза, Төмән, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чуашстан республикалары, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка төбәкләрнең матбугат чараларының 230 вәкиле катнашачак. Татарстанның бөтен район һәм шәһәрләре журналистлары да җыела.

Искәртеп узабыз: Татарстанда милли һәм төбәк ММЧлары форумы республика Хөкүмәте ярдәмендә инде алтынчы тапкыр үткәрелә. 2014 елдан ул "2014-2020 елларга ТРда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасына да кертелде. Форумны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы үткәрә.

Чараның төп максаты - Россиянең милли һәм төбәк ММЧларының бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу.

Милли һәм төбәк ММЧлары Россия халыкларының милли телләрен саклаучы, мәдәни һәм традицион кыйммәтләрне таратучы дип саный "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, Татарстанның әлеге юнәлештә уртаклашыр тәҗрибәсе дә бар. Республика мәдәни һәм дини үзенчәлекләрне саклап калуда конфессияара дуслык үрнәге булып хезмәт итә.

Пленар утырышның ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Милләт эшләре буенча федераль агентлыкның тышкы коммуникацияләр бүлеге башлыгы Рамазан Альпаутов, ММЧ, иҗтимагый оешмалар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында узачагы билгеле.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20