Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2015

Казанда Президент сайлаулары буенча беренче праймериз үтә

Казанда Президент сайлаулары буенча беренче праймериз үтә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатларны билгеләп, алга таба сайлауларга чыгару өчен партия кысаларында алдан тавыш бирүдә катнашты. Чара Теннис академиясе мәйданчыгында узды. 

Праймеризда барлыгы 3700гә якын кеше катнашты, шул исәптән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең беренчел бүлекчәләреннән һәм 33 иҗтимагый оешмадан 1636 сайлаучы, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Бердәм Россия" партиясеннән кандидатураларын праймеризга Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ломоносов ис. МДУ каршындагы Укыту-фәнни үзәге җитәкчесе Олег Морозов күрсәтте.

Сайлаучылар алдындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, үзе ул дулкынлану хисе сизә. Башка кандидатлар турында сөйләгәндә әйткәнчә, ул аларга үзенең оппонентлары итеп карый алмый, чөнки һәрберсе белән озак вакыт эшләгән. "Без алар белән гомер буе эшләдек", - диде ул.  Рөстәм Миңнеханов аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына күрсәткән барлык хезмәт коллективларына, иҗтимагый оешмаларга һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенә, аңа карата шундый ышаныч күрсәтүләре өчен, рәхмәт белдерде. 

"Президент вазыйфалары - бик җаваплы, - дип ассызыклады ул. - Һәм, әлбәттә, бүгенге бурычыбыз - Татарстанның эллеккеге кебек үк төбәкләр арасындагы алдынгы урынын саклап калу. Бу - җитәкче эше генә түгел, ә бөтен команданыкы". 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия үсеш кичергән дәвамлы чор үтелгән, Татарстан шул чорда лидерлык урынын саклап калып, яңалыклар да алып килде. "Алга таба да шул юнәлештә барырбыз дип өметләнәм", - диде ул.  Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы мөмкинлекләре гаять зур - җитештерүдә дә, ресурсларда да, әмма иң мөһиме - кеше потенциалы. "Сер түгел, Татарстан һәрвакыт кадрлары белән танылды. Бездә кеше потенциалы гаять зур , моны федераль хакимият органнарында эшләүче хезмәттәшләребез исбатлый".

Безнең төп бурычыбыз - Татарстанны эшләргә һәм яшәргә теләк уятучы төбәк итү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  Аның сүзләренчә, бүген икътисади нигезне үстерү, республиканы кызыклы итү өчен күп эш эшләнгән. Бу - Казанның мең еллыгын бәйрәм итү дә,  Казанда 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасын әзерләү һәм уздыру да.  Якын арада республикада  спортның су  төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак, төбәккә 190 илдән вәкилләр киләчәк. "Бүген Татарстан бөтенләй башка дәрәҗәгә чыкты, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын без иң югары дәрәҗәдә уздырачакбыз! Бөтен катнашучыларның һәм трансляцияләрне караучыларның - аны ошатып, бирегә киләргә теләкләре уянырлык булсын".   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20