Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.09.2015

Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында “Алтын алка” боз сарае ачылды

Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында “Алтын алка” боз сарае ачылды  Казанның Гаврилов урамы, 48а йорты буенча “Алтын алка” яңа боз сарае ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.

Искәртеп узабыз, төзелеш урынында капсула 2014 нче елның 27 нче августында салынган. “Алтын алка” сарае 113, 146 нчы мәктәпләр янәшәсендә төзелде. Әлеге сарайны спорт комплексы дип әйтсәң дә була, ни өчен дигәндә анда боз мәйданы, тренажер залы, аэробика залы, тимераякларны саклау, киптерү, кием алмаштыру, судьялар һәм тренерлар өчен бүлмәләр һәм башкалар бар. Бинаның гомуми мәйданы – 5 855 кв.м. Трибуналар 200 кешене сыйдыра.

Боз шугалагы төзелешенә федераль бюджеттан 100 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән, бу үзенә күрә 2013 нче елда һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча бөтенроссия фестивалендә җиңүче төбәкне бүләкләү булган. Ул вакытта “Чемпионнар лигасы” дивизионы җиңүчесе исеменә Казаннан “Казанские драконы” хоккей командасы лаек була. Төзелешкә, шулай ук, республика һәм муниципаль бюджетлардан да, өстәмә рәвештә, акча юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнеханов спорт комплексында тренажер залын һәм нәфис гимнастика белән шөгыльләнү залын карап чыкты. Аннан соң боз өстендә тантанада катнашучыларны сәламләү чыгышлары яңгырады. “Татарстанда хоккей спорт төре үсеш алуы белән горурланабыз. Бүген балалар да, олылар да хоккей уйнарга ярата. Минемчә, республикада моның өчен бөтен шартлар тудырылган”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Ул бүгенге көндә республикада 40 боз сарае эшләвен билгеләп узды. “Бүген аның чираттагысын ачабыз”, - диде ул. Татарстан лидеры боз сараеның башкаланың “Казанские драконы” командасының уңышы нәтиҗәсендә төзелүен шәрехләп үтте һәм командага алга таба да уңышлар теләде. “Республика һәм шәһәр дә өстәмә финанс чаралары юнәлтеп, шушы объект калкып чыкты”, - диде Миңнеханов.

Илсур Метшин әлеге спорт корылмасының шәһәрнең халык күпләп яшәүче районнарының берсендә сафка бастырылуын билгеләп үтте. “Бүген безнең өчен бик дулкынландыргыч вакыйга”, - дип, Казан мэры корылманы төзүдә ярдәм иткән республика җитәкчелегенә, төзүчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. Илсур Метшин Казанда хоккей спорт төре шактый популяр булуына ишарәләп, бүгенге көндә башкалада хоккей буенча 160 лап команданың "Алтын алка" турнирында уйнавы турында әйтте.

Чыгышлардан соң, символик төстә бозга беренче алка ташланды, бу үзенә күрә боз сараеның ачылышын гәүдәләндерде. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин “Татарстан” командасы составында “Казанские драконы” командасына каршы иптәшләрчә матчта уйнады. Матч "Татарстан" командасы файдасына 14 : 8 исәбе белән тәмамланды. 

Белешмә өчен. Шугалакның үткәрүчәнлек сәләте: хоккей уены буенча ярышларда – сменага 50 кеше, тренировкалар вакытында – сменасына 40 кеше, массакүләм шууда – сменасына 100 кеше, тренажер залы бер сменада 30 кешене кабул итә ала. Әлеге спорт корылмасын булдыру инициативасы белән янып-көеп йөргән активистларның берсе "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шушы урында спорт комплексын ачу нияте 25 ел элек үк туганын шәрехләп үтте. Әмма СССР таркалгач, бу теләк чынга ашмый калган. Ниһаять, хәзер 25 елдан соң бу бушлыкны мәһабәт спорт сарае тулынландырды, ди ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20