Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2017

Казанда Рудольф Нуриев, Олег Лундстрем һәм Шаһиәхмәт Алкин урамнары барлыкка киләчәк

Казанның Идел буе районында урнашкан Примавера коттедж бистәсендә Рудольф Нуриев, Олег Лундстрем һәм Шаһиәхмәт Алкин урамнары барлыкка киләчәк. Бистә урамнарына яңа исемнәр шәһәр башкарма комитетының 1339нчы номерлы карары нигезендә бирелә. Ул 17 апрельдә расланган. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Примавера бистәсенең урамнары легендар биюче һәм балетмейстер Рудольф Нуреев, атаклы композитор, джазмен, эстрада дирижеры Олег Лундстрем, татар-мөселманнар арасыннан чыккан Казанның беренче полицмейстеры Шаһиәхмәт Алкин, музыкант һәм дирижер Виктор Деринг исемнәрен йөртәчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20