Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.03.2016

Казанда шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе була

24 мартта сәгать кичке 5тә “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы уздырыла.

15 яшендә ачы язмышка дучар ителеп, аяк-куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен тешләре арасына кысып шигырьләрен язган, рәсемнәр ясаган күренекле татар шагыйре һәм рәссам, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый исемнәрендәге әдәби премияләр һәм рәссамнарның “Филантроп” бүләге лауреаты, 8 китап авторы, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Язучылары берлеге, Татарстан Республикасы милли китапханәсе булышлыгы белән үткәрелә. Анда профессиональ һәм үзешчән артистлар башкаруында Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. Керү - бушлай. Барыгызны да шушы кичәгә чакырабыз, дип, конгресс сайты аша мөрәҗәгать итә китапның авторы һәм редакторы, Самара өлкә “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин.

Гакыйль Сәгыйровны Татарстан Республикасында, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүчеләр үзләренең якташы саный. 1938 елда ул Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туып үскән, мәктәптә укыган, әтиләре фронтта һәлак булгач, аларның гаиләсе әниләре Хәбибҗамал апаның туган авылына – Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзуллага күченгән. Соңгы елларда әдип Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә бертуган энесе Наил гаиләсендә яшәгән. 2009 елның 29 июлендә 71 яшендә вафат булып, Иске Фәйзулла авылы зиратында җирләнгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20