Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2015

Казанда СКА “Ак Барс” ны тар-мар итте һәм Гагарин Кубогына ия булды

СКА Гагарин кубогы финалының бишенче матчында 6:1 исәбе белән Зиннатулла Билалетдинов спортчылары командасын тар-мар итте. Бу – Санкт-Петербург клубының беренче тапкыр Гагарин кубогына ия булуы.
Матчта КХЛ президенты Дмитрий Чернышенко һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков та бар иде.

Дүртенче матчтагы кебек казанлылар бу юлы да бик тиз үз капкаларына алка керттерде. Матчның 73 нче секундында ук исәп 0:1 иде инде. Шуннан соң исәп беренче период азагына инде 0:4 булды. Кичәге плей-оффта беренче тапкыр капкага чыккан Эмиль Гариповны да (ул 5 голдан соң Нильссонны алмаштырды) коры калдырмадылар. Шулай итеп матч СКА файдасына 6:1 исәбе белән тәмамланды.

Бу – Санкт-Петербург клубының беренче тапкыр Гагарин кубогына ия булуы. Ә Казанның ике тапкыр трофей иясе “Ак Барс” командасы бу юлы Кубоксыз калды.

Гагарин кубогы. Финал. 5 нче матч.

"Ак Барс" (Казан) – СКА (Санкт-Петербург) – 1:6 (0:4, 1:1, 0:1). Голлар: 0:1 Эрикссон (01:13), 0:2 Ковальчук (Панарин, Шипачёв, 06:31, күплектә), 0:3 Дадонов (10:44), 0:4 Поникаровский (Хохряков, А.Белов, 14:05), 1:4 Глухов (Врана, Медведев, 21:17), 1:5 Ковальчук (Торесен, 22:03), 1:6 Червенка (Панарин, А. Белов, 58:57).

Капкачылар: Нильссон (Гарипов, 23:09) – Коскинен.

Гомуми исәп: 1 - 4 (2:4, 0:1, 2:1, 2:3, 1:6).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20