Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2016

Казанда сәламәтлек саклау хезмәткәрләре спартакиадасының финалы узды

Кичә Казанның “Хезмәт резервлары” стадионында ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең “Сәламәтлек-2016” спартакиадасының җәйге спорт төрләре буенча финал ярышлары үткәрелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел спартакиадада республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләренең 12 җыелма командасы, 10 шәһәр һәм 33 авыл җыелмалары - барлыгы 2700 кеше катнашкан. Медицина хезмәткәрләре бадминтон, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, аркан тартышу һәм шахмат буенча ярышларда көч сынашкан.
14 команда финалга чыккан. Шәһәр командалары арасында Республика балалар клиник хастаханәсе, Әлмәт һәм Чистай командалары җиңүгә ирешкән. Авыл командаларына килгәндә, беренче урынга Буа районы, икенче – өченче урыннарга Балык Бистәсе һәм Кукмара районнары лаек булган. 
Татарстанда медицина хезмәткәрләре арасында спартакиада 2000 нче елдан бирле үткәрелеп килә һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруга, табиблар даирәсендә физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшен камилләштерүгә йөз тота.
Спартакиада традицион рәвештә өч этапка бүленеп уза. Беренче этапта шәһәр һәм район медицина оешмаларында башлангыч ярышлар үткәрелә. Икенче этапта спартакиада программасының барлык төрләре буенча сайлап алу ярышлары оештырыла һәм йомгаклау этабы Казанда финал ярышлары уза.
Кичә Казан дәүләт медицина академиясендә күренекле хирург Ренат Акчурин турындагы “Йөрәккә якын” фильмы тәкъдим ителде. Журналистлар белән аралашканда табиб медицина хезмәткәрләре спартакиадасы турында уңай бәяләмәсе белән уртаклашты. “Табиблар, спорт ярышларында көч сынашып, халыкка хәрәкәт, ярышларда дустанә мөнәсәбәтнең, саф һаваның кеше гомерен озайтуын һәм коллективны берләштерүен үз мисалларында дәлилли”, - дип билгеләп узды академик.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20