Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2015

Казанда соңгы 90 елда температура максимумы теркәлде

Казанда соңгы 90 елда температура максимумы теркәлде Казанда соңгы 90 елда температура максимумы теркәлде. Кичә Татарстан башкаласында һава температурасы 33,5 градуска кадәр җитте, шул рәвешле, метеокүзәтүләрнең бөтен тарихындагы абсолют максимумга - 1925 елдагы 34,7 градуска якынлашты.

"20 июнь көнне температура максимумы 33,7 градус эссе тәшкил итте. Ягъни, температура абсолют максимумга якынлашты, әмма аңа җитә алмады. Бу көнне абсолют максимум 1923 елда теркәлгән һәм 34,8 градусны тәшкил иткән. 21 июньдә 33,5 градуска кадәр җиткән. Шул ук вакытта әлеге көннең иң югары күрсәткече 1925 елда 34,7 градусны тәшкил иткән. Әлегә яңа рекорд куелмады", - дип белдерде "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.

Искәртеп узабыз: әлеге идарә мәгълүматларына караганда, республика территориясендә 24 июньгә кадәр аномаль эссе һава торышы көтелә. Уртача  тәүлек температура климатик нормадан 9 градус һәм аннан да күбрәккә югары булачак, бу көннәрдә максималь температура 37 градуска кадәр җитәчәк.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20