Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.05.2016

Казанда соңгы кыңгырау Кремль яр буенда узачак

 25 май көнне Казанда соңгы кыңгырау бәйрәме узчак. Бу хакта журналистларга Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сөйләде.

"Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5,5 меңнән артык укучы өчен соңгы кыңгырау 25 май көнне яңгыраячак, - диде И.Һадиуллин. - Быел әлеге бәйрәм чарасы сәгать көндезге 1дә Кремль яр буенда узачак. Анда чыгарылыш класс укучылары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары чакырылачак".

И.Һадиуллин сүзләренчә, "чараның кульминациясе - сәхнәдән төп кыңгырау һәм укучылар кулларындагы меңләгән кыңгырауның чыңы һәм соңгы мәктәп вальсын башкару".

Бәйрәмдә "Россия студентлар язы" Бөтенроссия фестивалендә җиңүчеләр чыгыш ясар дип ниятләнә.

И.Һадиуллин хәбәр иткәнчә, Казанда чыгарылыш сыйныф укучылары саны узган елгы дәрәҗәсендә. Ә 9нчы сыйныфны быел 9,5 мең укучы тәмамлый.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20