Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.01.2015

Казанда Спортның су төрләре буенча ДЧ бюджеты 3,5 млрд сум тәшкил итә - Леонов

Татарстан спорт министры Владимир Леонов, агымдагы елның августында узачак Спортның су төрләре буенча ДЧ бюджеты турында белдерде.
“Билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә без гел исәпләүдә. Безне бюджет кысаларыннан чыгармаулары аңлашыла. Вакыты ул түгел. Без катгый лимитта. Хәзер бюджет тәгаенләнә”, - дип сөйләде Леонов Sovsport.ru хәбәрчесенә.
ТР спорт министры сүзләренә караганда, капиталь чыгымнар булмаячак . “Төп чыгымнарны Kazan-Arena да бассейн, Спортның су төрләре сарае янында су полосы өчен вакытлы бассейн һәм хай-дайвинг өчен корылма ясау тәшкил итәчәк. Башка андый эре чыгымнар көтелми. Спорт чарасын ачу һәм ябу тантанасы, яшәү-туклану, транспорт белән тәэмин итү, логистика һ.б. кебек гомум чыгымнар көтелә. Нәтиҗәдә барлык бюджет 3-3,5 миллиард сум чамасы булыр дип көтелә. Бүгенгә бу сан шул чама, беренче кварталда аны тәгаен расларбыз дип уйлыйм”, - дип белдерде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20