Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.08.2017

Казанда Татар молекуляр аш-су көне узачак

Казан әлегә дөньяның аш-су башкаласы түгел, әмма моңа бик омтыла. Бүген туристлар Татарстанда дөнья халыклары ашлары белән сыйлана ала, искәрмә булып бик экзотик ашлар гына тора. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Милли аш-суны популярлаштыру максатыннан, республикада өч ел рәттән “Тәмле Казан” фестивале уздырыла. Барлык туристлык маршрутлары кунакларны татар ашлары белән таныштыру өчен төзелгән. Шушы ялларда Спас районының Болгар шәһәрлегендә урта гасыр сугышы фестивале узачак, биредә шулай ук кунаклар милли ашлардан авыз итә алачак», – дип белдерде ул.

Татарстанның Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Оксана Саргина сүзләренчә, якын бер атнаның якшәмбесендә Казанның бер паркында "Татар молекуляр аш-суы" көне узачак. 

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»