Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2015

Казанда узачак “Fuego de la noche Kazan” Халыкара танго фестивале башкалада әлеге бию төрен популярлаштыруга юнәлтелә. – Гөлнара Хәмзина

15-18 октябрьдә Татарстан башкаласында тәүге мәртәбә “Fuego de la noche Kazan” Халыкара Аргентина тангосы фестивале уздырыла. Чара Казан мэриясе ярдәме белән оештырала. Фестивальнең төп максаты – казанлыларны танго сәнгате белән таныштыру, башкалада әлеге бию төрен тагын да популярлаштыру.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә “Paramartha” физик камиллек үзәге директоры Гөлнара Хәмзина бәян итте. Аның сүзләренә караганда, Аргентина тангосы – сәнгатьнең хатын-кыз белән ир-ат арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра торган тулы бер катламы. Хәзерге вакытта әлеге сәнгать төре дөньяның төрле илләредә үсеш ала: мастер-класслар, милонга дип атала торган бию кичәләре оештырыла. Татарстан башкаласында да танго белән кызыксынучылар, аны биергә өйрәнергә теләүчеләр саны көннән-көн арта. Димәк, Казан – бу фестивальне үткәрү өчен менә дигән мәйдан, дип сөйләде Гөлнара Хәмзина.

Дарья Санникова билгеләп узганча, фестивальгә Аргентина тангосының дөньякүләм йолдызлары чакырылган. Чара кысаларында остаханәләр, төркем белән һәм шәхси дәресләр оештыру күздә тотыла. Техника, музыкальлек, хореография, импровизация өстендә эшләүгә юнәлтелгән әлеге дәресләр төрле дәрҗәдәге биючеләр өчен каралган, шуңа барлык катнашучылар да үзләрен уңайлы хис итәчәк, дип сөйләде ул.

Фестиваль 15 октябрьдә башлана. Бу көнне Аргентина тангосының берьюлы 3 кичәсе уздырыла, катнашучылар бер-берсе белән танышачак. Фестивальне рәсми ачу тантанасы 16 октябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында була. 17 октябрдә Казан ратушасы залында Гала-милонга үткәрү күздә тотыла. Бу кичтә тере оркестрга Аргентина тангосының дөньякүләм йолдызларын биергә чакырырга, бию парларының иң яхшы чыгышларын күзәтергә, шулай ук “Танго” темасына оештырылган фотолар күргәзмәсен карарга мөмкин булачак. Фестивальнең соңгы көнендә, 18 октябрьдә, катнашучылар алган белемнәрен гамәлдә ныгыта алачак.

Казан хореография училищесының халык биюе бүлеге мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вера Закамская фикеренчә, кеше башка халыклар мәдәниятен бәяли алмаса, үз халкының мәдәниятен дә аңлый һәм ярата алмаячак. Бу уңайдан ул Аргентина тангосының аерым бер фәлсәфә булуын ассызыклап, әлеге бию төренең һәрвакыт популяр булачагын фаразлады. “Танго - халык мохитендә барлыкка килгән бию сәнгате, шуңа аны биергә һәркем өйрәнә ала. Казанда узачак фестиваль профессиональ биючеләрне генә түгел, һәвәскәрләрне дә җәлеп итәчәк”, – дип сөйләде Вера Закамская.

Гөлнара Хәмзинә сүзләренә караганда, кагыйдә буларак, танго белән белемле, интеллектуаль, тормышта үз юлын тапкан кешеләр –– укытучылар да, программистлар да, табиблар да, инженерлар да, менеджерлар да, гомумән, төрле һөнәр ияләре шөгыльләнә. Фестиваль ишекләре 18 яшьтән алып катнашучылар өчен ачык. Катнашу өчен tangofestkazan.ru сайтында теркәлү зарур. Дәресләрнең бәяләре һәм фестивальгә бәйле башка мәгълүмат белән дә шушы сайтта танышырга була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20