Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.03.2016

Казанда узган вакансияләр ярминкәсенә 2300ләп кеше килгән

Кичә Казанның Авиатөзелеш районында узган шәһәр вакансияләр ярминкәсенә 2300ләп кеше килгән. Чара Ленин исемендәге Мәдәният йортында оештырылган иде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

Ярминкәдә эшсез кешеләргә 57 эш бирүчедән 1600 урын тәкъдим ителгән. Моннан тыш, чарага килүчеләр 10,5 меңгә якын тәкъдим булган актуаль вакансияләр банкы белән дә таныша алган. Мәшгульлек үзәге белгечләре теләгән барча кешегә хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсенә кагылучы сораулар буенча консультация биргән.

Чара нәтиҗәләре буенча 183 кеше эшкә урнашуга юллама алган. 48 казанлы, мобиль мәшгульлек үзәге хезмәтеннән файдаланып, һөнәри юнәлешле тест узган.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20