Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.03.2015

Казанда яшәүчеләр ТКХ хезмәтләре өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша комиссиясез түли ала

Казанда яшәүчеләр ТКХ хезмәтләре өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша комиссиясез түли ала  Казан Бердәм исәп-хисап үзәге ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түләп булган ТР идарәче компанияләре исемлегенә кертелде. Казан бердәм исәп-хисап үзәге бүгенгә 332 меңнән артык шәхси счетка хезмәт күрсәтә.

Теләсә кайсы банк карталары хуҗалары өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталы һәм "ТР хезмәтләре" мобиль сәхифәсе аша ТКХ хезмәтләре өчен комиссияне бетерү карары 1 февральдә узган Министрлар Кабинеты брифингында хәбәр ителде. Ул чакта комиссия алынмаган идарәче компанияләр исемлегенә Казан, Яшел Үзән, Чаллыдан кала, ТРның барлык муниципаль районнарының идарәче оешмалары керде.

1 марттан исемлеккә Чаллы һәм Яшел Үзән исәп-хисап үзәкләре дә кертелде, алар 240 меңнән артык шәхси счетка хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә исемлеккә иң эре идарәче компаниләр керде. 1 миллион йорт хуҗалыгы ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түли алачак. 

Комиссияне бетерү буенча эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча этаплап башкарыла. Башта комиссия 2 процентны тәшкил итә иде. Аннары аны 1 процентка кадәр киметтеләр, әмма һәр түләү өчен кимендә 10 сум алынды. Кайчагында газ өчен түләгән вакытта комиссия түләү суммасының 10 процентына кадәр җитә иде. Нәтиҗәдә, әлеге минималь чик тә бетерелде. 2014 елның 1 декабреннән 10 сум күләмендә минималь комиссия күләмен гамәлдән чыгару хакында игълан ителде. 

Электрон түләүләрнең барлык күләменең 52 процентка якынын ТКХ хезмәтләр өчен түләүләр тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20